Кичә Казанда Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде

Кичә, 20 мартта, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта төрки халыкларның Яңа елы — Нәүрүзгә багышланган бәйрәм чарасы узды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 21

Кичә, 20 мартта, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта төрки халыкларның Яңа елы — Нәүрүзгә багышланган бәйрәм чарасы узды. Быел зур концерт программасын Татарстандагы милли-мәдәни автономияләр һәм төрки диаспоралар вәкилләре оештырган иде.

Сәхнәдә Әфганстан, Иран, Казакъстан, Кыргызтан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Грузия, Әрмәнстан, Әзербайҗаннан иҗат төркемнәре чыгышларын карарга мөмкин иде. Татарстан артистлары да читтә калмады, концертта чыгыш ясады.

Театр каршындагы мәйданда чатырлар эшләде, анда милли ризыклардан авыз итәргә, диаспора вәкилләре белән аралашырга, халык музыка уен кораллары яңгырашын ишетергә, биергә, милли кием-салымнар белән танышырга була иде. Кайбер чатырларда бодай уҗымнары да урнаштырылган. Аның белән Нәүрүз бәйрәме табынын бизәү гадәте бар. Сүз уңаеннан, монда декоратив-гамәли сәнгать әйберләре дә сатылды.

Бәйрәмнең иң төп тәмле өлеше — ул пылау һәм шашлык, алардан шунда ук авыз итәргә мөмкин булды. Татлы ризыклардан милли бәлешләр тәкъдим ителде.

Бәйрәмнең тагын бер матур өлеше — ТР халыклары яшьләр ассамблеясы тарафыннан оештырылган биюле флешмоб. Аның барышында Нәүрүзне бәйрәм иткән барлык халыкларның да милли көйләре яңгырады.

Искәртеп узабыз: Нәүрүз быел 21 марттан 23 мартка кадәр билгеләп үтелә дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе