
"Хәзер Иран белән җитди сөйләшүләр барган вакытта, без аларның мәсьәләне хәл итүдә даими нигезгә китерә алуына барлык мөмкинлекне дә кулланырга тиеш”,-дип язган ул сенаторга җибәргән мәрәҗәгатендә.
"Интерфакс”тан алынган мәгълүматларга караганда, К. Левин Х. Клинтонның язмасына узган якшәмбедә генә хәбәрдарлык кылды, гәрчә ул 26 гыйнварда язылган булса да.
Шунысы мәгълүм: сенаторларның яртысыннан артыгы Иранга каршы яңа санкцияләр үткәрмәкче була. Әлбәттә, әгәр дә бу ил белән атом-төш программасы буенча ике якның килешүе булмаса.
Х. Клинтонның язуынча, мондый килешүне төзүе гадәти генә килеп чыкмаячак. "Ләкин минем шигем юк хәзерге вакытта дипломатиягә киң мәйдан бирергә кирәклегендә”,-дип язган Клинтон сенаторга.