
Кичә Казандагы “Родина” кинотеатрында мөселманнарның XI фестивале кысаларында, режиссер Ренат Аюпов тарафыннан төшерелгән «Ак чәчәкләр» фильмы күрсәтелде. Миңа да бу киноны карау насыйп булды.
Дөресен әйтим: халык бу фильмга шулкадәрле агылып килер, дип һич тә уйламаган идем. Ишектән үтә алмыйча да шактый торырга туры килде. Ә инде ишекнең бер ягы ачылгач, халык шунда ташланды, этешү-төртешү башланды. Бер хатын-кыз шулчагында: “Кабыргамны сындырасыз бит инде!”-дип кычкырып җибәрде. “Нигә аны түләүле итмәгәннәр икән? Билет алып, урыныңа тыныч кына кереп утырыр идең”,-дип сүзгә кушылды икенчесе. Минем фикеремчә, фильмны түләүле итсәләр дә, эшләр алай ук җиңелдән булмас иде. Ник дигәндә, халык шулай ук этешеп-төртешеп касса янында торырга мәҗбүр булыр иде. Монда бары тик мондый фильмны карау өчен башка зуррак залны сайларга кирәк булгандыр, мөгаен.
Аллага шөкер, андый-мондый хәлләр булмады үзе. Кысынкы булса да, икенче залга кереп утыру насыйп булды. Хәер, кереп утырдык, дип әйтү бик шартлы гына инде ул. Алдагы фильмны караган халык икенче залдан чыгып та тормаган булып чыкты. Баскычларга урнашкач, без дә әлеге үзебезнең киноны карау бәхетенә ирештек. Баш рольне, ягъни профессор Әбүзәр Таһиров ролен Галиәсгар Камал исемендәге театрның күренекле артисты, Татарстанның һәм РФның халык артисты Әзһәр Шакиров бик яратып, ихлас күңелдән башкарды. “Намуслы, гадел табиблар нәкъ менә шундый булырга тиештер ул”,-дип карап утырдым. Фильмдагы Кәрим Тинчурин театры артисты Резидә Сәлахова да, Әлмәт драма театры артисты Динар Хөснетдинов та Гөлшәһидә һәм Мансур рольләрен оста башкарды, дияр идем. Кинофильмда нәкъ әнә шушы ике затның мәхәббәте чагыла да. Кайчандыр бергә озатышып йөргән ике зат тәүге абынулардан соң, кабаттан кавыша һәм бәхетле булуга ирешә. Тик фильмның ахырында профессор Әбүзәр Таһиров йөрәк өянәгеннән вафат була. Күзләрен мәңгегә йомганчы, ул кафедраны ышанычлы кулларга тапшырып өлгерә.
Өч сәгатьлек фильм бер мизгелдә диярлек үтте дә китте. Халык кинофильмны төшерүдә катнашкан һәркемгә – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренә, продюсер Миләүшә Айтугановага, артистларга, Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбинага һәм башкаларга олуг рәхмәтләрен әйтеп таралышты. Әлбәттә, монда “Ак чәчәкләр” романы авторы Габдрахман Әбсәләмовка беренче рәхмәтне әйтергә кирәк булгандыр. Аның бу әсәреннән башка мондый нәзакәтле һәм җитди фильмны төшерү бөтенләй дә мөмкин булмас иде. Аннары мондый фильм төшерүдә турыдан-туры катнашы булган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка һәм хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановка да җылы хисләребезне белдерергә кирәктер. Әгәр аларның акыллы сәясәте булмаса, без бу уңышларга ирешә алган булыр идекме икән?!
Белешмә:
Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә хәзерге Мордва Республикасының Иске Аллагол авылында туа.
Габдрахман Әпсәләмов әдәби иҗат эше белән бик иртә мавыга башлый. 4 нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза. Арадан берсе Муса Җәлил редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында басыла. Габдрахман Әпсәләмовның язучы булып китүенә Муса Җәлилнең йогынтысы зур була. Габдрахман Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен яза. Аның тәкъдиме белән Максим Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керә. Ләкин институтны тәмамлауга, Ватан сугышы башлана.
Габдрахман Әпсәләмов сугышның башыннан ахырына кадәр сугышта катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана. Сугыш елларында язылган әсәрләрендә әдип сугыштагы батырлыкны сурәтләсә, аннан соң иҗат ителгән романнарында күбрәк әлеге батырлыкның чыганакларын ачыклау белән кызыксына. «Алтын Йолдыз» (1948) – шундый романнарның берсе. 1951 елда Габдрахман Әпсәләмов татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин истәлегенә «Газинур» романын яза. Укучылар бу әсәрне яратып укыйлар. Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләнеп язылган өченче романы «Мәңгелек кеше» дип атала. Анда Бухенвальд үлем лагеренда булган хәлләр тасвирлана. Халкыбызның кыю йөрәкле улы Бакый Назимовның фашист тоткынлыгындагы көрәше күрсәтелә.
Сугыш турында романнар, повестьлар язганнан соң, язучы бүгенге тормышны сурәтләүгә күчә. 1958 елда аның Казан шәһәре кешеләре турында «Сүнмәс утлар» романы басылып чыга. Бу роман өчен Габдрахман Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелде. Аннан соң бер-ике ел да узмый, язучы медицина хезмәткәрләре турында «Ак чәчәкләр» исемле яңа романын төгәлли. Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә образларын укучылар бик яратты. Габдрахман Әпсәләмов шигыренә Җәүдәт Фәйзи язган «Гөлшәһидә» җыры хәзер дә яңгырый. «Ак чәчәкләр»дән соң Габдрахман Әпсәләмов укытучылар хезмәтен һәм тормышын яктырткан «Яшел яр» исемле яңа роман иҗат итә, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестьлар яза. «Агыла болыт» романы Муса Җәлилгә һәм каһарман шагыйрьнең намуслы исемен кире кайтаруга зур көч куйган галим Гази Кашшафка багышлана.
Габдрахман Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң, 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була.
Һичшиксез, «Ак чәчәкләр” фильмын хозурланып караган халыкта Габдрахман Әпсәләмовның иҗаты белән кызыксыну бермә-бер артыр, дип уйлыйм.
Хатыйп ГӘРӘЙ