Керәшеннәр өстенә метеорит төште

Чибәркүл буенда урнашкан Папау авылында гомер сөреп ятучы керәшен-нагайбәк карендәшләребез дөньяга танылдылар.

БӘЙЛЕ
2013 Фев 25
Чибәркүл буенда урнашкан Папау авылында гомер сөреп ятучы керәшен-нагайбәк карендәшләребез дөньяга танылдылар. Менә инде атна-ун көн бөтен планета шомлы да, могҗизалы да метеоритның серен ачарга омтыла – Папауга йолдыз төште!

 
Бу искитмәле хәбәрне ишетү белән, Папау мәктәбе укытучысы, этнографик музей һәм "Чишмә” фольклор ансамбле җитәкчесе Надежда Уряшевага шалтыратырга тотындым. "Недоступен, вне зоны действия сети…” дип кабатлады да кабатлады телефоным…

Телефонны икенче көнне иртән генә алдылар. Баксаң, Чибәркүлдә йолдыз төшкән көнне бер телефон да эшләмәгән икән. Кич җиткәч кенә, телефоннар үзләреннән-үзләре кушылган. Надежда Николаевнаның тавышы шатлыклы, күңеле күтәренке иде. "Хәлләребез әйбәт, өр-җаңадан туган күк җатабыз! – диде ул минем "Арумысыз, исән-саулармы?” дигән соравыма. "Менә бүген иртән тордык та, һава да, кояш икенче кебек, туганнар, дуслар да башкача. Бу моңа чаклы да шулай булды микән, кара әле, дөнья матур, яшәү рәхәт икән дип шаккатып утырабыз, – дип дәвам итте ул. – Кичә башта бүтән уйлар иде…

Метеорит Папау өстеннән иртәнге сәгать тугызда, мәктәптә дәрес барганда очып үткән. "Берни аңламый калдык. Бөтен дөнья дер селкенде, шулай да, авылга, мәктәпкә зыян килмәде, – ди Надежда Николаевна. Шартлау дулкыныннан да битәр, күктән иңгән яктылыкка шаккатканнар папаулылар. Тәрәзә янында басып торган Надежда Николаевнаның маңгаена бәргән бу яктылык. Яндырып үткән кебек булса да, әрнүе озак бармады, ди ул. Ә менә тәрәзәдән карап торган аш-су пешерүче хатынның күрү сәләте икенче көнне генә кайткан. Шартлаудан соң һава тимер исе белән тулды һәм ул ис кичкә чаклы торды, дип искә алалар папаулылар. Ул ис, бәлки, күлгә чумган чыжлап торган метеориттан чыккандыр?.. 


Ничек кенә булмасын, галимнәр дә, бала-чага, карт-коры да, Чибәркүл буенда серле галәмнән очып килгән йолдызның эзләрен табарга тырыша. Иллегә якын кечкенә кисәкләр инде табылган, дип хәбәр итә мәгълүмат чаралары.

Гомер-гомергә, йолдыз атылуны күрү бәхеткә саналган. Күреп, шул мәлдә теләгеңне әйтсәң, теләкләрең кабул була, дип ышанганнар. Дөрес, галимнәрдә башка фикерләр дә бар. Метеоритның радиация алып килү мөмкинлеге турында да, калдыклар төшкән территориядә буын, кан тамырлары, йөрәк авыруларының килеп чыгу очраклары турында да язалар. Тик начар юрауларны читкә куеп, нагайбәк карендәшләребезгә барлык теләкләренең дә кабул булуын, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык телик! Бүтәнчә булырга мөмкин түгел. Аларга бит йолдыз кадәр йолдыз төште!

Людмила БЕЛОУСОВА, Туганайлар
Чыганак: "Татар заманы"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе