Казанның "Мәрҗани" мәчетендә Габдулла Тукайны искә алу кичәсе уздырыла

15 апрельдә иртәнге 10да Казанның Яңа татар бистәсе зиратында татар халыкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) каберен яд итү чарасы була.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 13

15 апрельдә иртәнге 10да Казанның Яңа татар бистәсе зиратында татар халыкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) каберен яд итү чарасы була. Бу көнне моннан 103 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Чарада "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән аятьләре укып, Мөхәммәтгариф улы Габдулла хәзрәтләре рухына дога кылачак.

Шул ук көнне 16.30да Казанның Мәрҗани мәчетендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Сагынылган дога” – “Долгожданная молитва” дип аталган искә алу кичәсе уздырыла.

Габдулла Тукайны искә алу кичәсе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург) башлангычы белән оештырыла. Искә алу кичәсен уздыру фикерен ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее, Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге хуплап чыккан.

Чарада Мәскәү һәм Санкт-Петербург кунаклары – Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театры артисты Екатерина Толубеева, А.Миронов исемендәге Рус антреприза театры артисты Михаил Драгунов, А.С.Пушкинның Арбаттагы музей-фатиры мөдире Елена Шустова, Татарстаннан ТР Дәүләт камера хоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее вәкилләре катнашуы көтелә. Кичәдә Габдулла Тукайның шигырьләре татар һәм рус телләрендә укылачак, бөек шагыйрьнең тормышына нисбәтле фильм күрсәтеләчәк.

Бу көнне Мәрҗани мәчетендә 2 ядкарьдән, аерым алганда, Тукайның бабасы Зиннәтулла Әминовның 1868 елда басылган Коръәне (ТР Милли музей фондыннан) һәм классик рәссам Фәйзрахманов Әминовның (1908-1984) “Дога” – “Молитва” картинасыннан гыйбарәт күргәзмә оештырыла.1963-1965 елларда язылган әлеге картина Әминовлар гаиләсендә саклана һәм элек ул киң җәмәгатьчелекккә тәкъдим ителмәгән була. Күргәзмәгә Санкт-Петербургтан рәссамның улы Фәйзулла Әминовның кайтуы көтелә. 16-27 апрельдә "Мәрҗани" мәчете хезмәткәрләре ярдәме белән әлеге картина казанлылар һәм башкала кунакларына Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе