Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы «Ярдәм» мәчетендә ифтар уздырды

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Илдус улы Фәттахов башкалабызның «Ярдәм» мәчетендә һәм...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 04

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Илдус улы Фәттахов башкалабызның «Ярдәм» мәчетендә һәм тернәкләндерү үзәгендә авыз ачу-ифтар мәҗлесе үткәрде.
Бәйрәм өстәлләре 500 кешегә әзерләнгән иде.


Ифтарда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фәрит Мифтахов, Ислам Әхмәтҗанов, “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов, Казан Думасы депутаты Марат Нуриев һәм Татарстанның әйдәп баручы журналистлары катнашты.

Бәйрәм табыны янында «Ярдәм” мәчетенең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев вәгазь сөйләде. Ә шушы ук гыйбадәтханәнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов кунакларны исламча сәламләгәннән соң, ифтар мәҗлесләрен уздыруда, күрмәүчеләрне тернәкләндерүдә булышканы өчен ике район җитәкчесенә рәхмәт белдерде.

Аннары Илдар хәзрәт Баязитов белән “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттаховка “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” орденын тапшырдылар. Мәхәллә халкы исеменнән Дамир Фәттаховка “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиатуллина да рәхмәтен ирештерде.

Казан районнарының мәдәни-рухи яңарышында актив катнашкан Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең аппарат җитәкчесе Радик Равил улы Шәфигуллин һәм ТЯГ (ТНВ) генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов “Ярдәм” фондының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе