Казанның “Ярдәм” мәчетендә хаттат Эдуард Димасов белән очрашу узды

Казанның “Ярдәм” мәчетендәге “Иман” проекты кысаларында, танылган каллиграф Эдуард Димасов белән очрашу узды.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 07
Казанның "Ярдәм” мәчетендәге "Иман” проекты кысаларында, танылган каллиграф Эдуард Димасов белән очрашу узды.

Эдуард 2010 елда үзенең беренче каллиграфик хезмәтен булдыра. Кыска вакыт эчендә ул бөтен дөньяга танылырга өлгерә: Германия, БГӘ, Ливия, Канада, Бөекбритания һәм башка илләрдә аны инде каллиграф буларак беләләр. 2012 елда Мәскәүдә Эдуард Димасовның шәхси күргәзмәсе оештырыла.

Эдуард Димасов Казанның «Ярдәм» мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге беләш танышты, мөселман яшьләре белән очрашты.

Кичәне мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Баязитов ачып җибәрде. Ул мөселман яшьләрен активрак булырга, социаль чараларда, үзләре өчен оештырылган төрле очрашу-кичәләрдә ешрак катнашырга чакырды. Хәзрәт «Иман йорты» проектына уңышлар теләде, әлеге клубның киләчәге өметле булуын ассызыклады.

«Иман йорты»н оештыручылар Айнур Әхмәтшин һәм Ләйсән Солтанова яшьләрне киләчәктә булачак чаралар белән таныштырды.

Эдуард Димасов әлеге мәчет һәм укыту-тернәкләндерү үзәгенә чиксез соклануын белдерде, аның эшчәнлегендә уңышлар теләде. Каллиграф белән очрашу диалог формасында барды.

"Нәрсәдән башларга? Тере яки цифрлы форматмы? Ирек яки геометрия? Башка караш. Дини дизайн.” - очрашуда шушы һәм башка темаларга сөйләшү булды. Каллиграф яшьләрнең күптөрле сорауларына җавап бирде, киңәш сораучыга киңәшләрен җиткерде.

"Эшне нияттән башларга кирәк. Форматка килгәндә, әлбәттә, ул тере һәм ирекле булырга тиеш! Мин иҗатка, ирекле иҗат итүгә өстенлек бирәм»,-диде Эдуард Димасов.

Заказ бирүчеләр һәм гади халык төрле илләрдә төрле булуына басым ясады каллиграф. «Бары Россиядә генә миңа «Кардәш, бу җирен укып булмый бит», дип әйтәләр. Ләкин мондый сүзләр эшне үзгәртүгә сәбәпче була алмый. Тәнкыйтьне фильтр аша үткәрергә кирәк. Билгеле, төзәтергә кирәкле ялгышлар да була... Һәм әле барысы да максаттан торуын онытмаска кирәк: эшегезне укый алсынныр дип телисез икән, аңлаешлы итеп языгыз. Әгәр инде максатыгыз иҗат булса, үзегез теләгәнчә ясагыз»,-диде калиграф.

Эдуард Димасов мондый очрашуларга һәм әңгәмә, түгәрәк өстәлләргә һәрвакыт шат булуын белдерде. Яшьләр исә, бу кичәдән илһамланып, рухланып һәм 19ы «Иман йорты» проекты кысаларында «Рәйхан» кафесында (ЦУМ янында) узачак мөселман яшьләренең аралашу, очрашу кичәсенә килергә планлаштырып таралды.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе