
Иртәгә, 1 ноябрьдә, Казанның җиде мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Товар җитештерүчеләр арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Татпотребсоюз үз продукциясен өч мәйданчыкта тәкъдим итә. Яңа Савин районында – “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары”. Мәскәү районында кулланучылар кооператорлары Колаәхмәтов һәм Восстание урамнары чатында сәүдә итәчәк. Вахитов районында Чехов базарында һәм Достоевский урамы базарында ярминкә узачак.
Шул ук мәйданчыкларда “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Арча” ҖЧҖ, “Просто молоко” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” ААҖ, Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе сату итәчәк.
Совет районында “Казан” агосәнәгать паркында һәм Дәрвишләр бистәсендә арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукцияләре сатып алырга мөмкин булачак.
Авиатөзелеш районында 123 нче һөнәр лицее каршында ярминкә узачак.
Монан тыш, Чаллыда 5 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Автошәһәрдә яшәүчеләргә Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Лениногорск, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Чирмешән, Сарман, Баулы һәм Ютазы районнары үз продукциясен тәкъдим итәчәк дип хәбәр итте "Татар-информ".