Казаннан Петербургка барган автобус казасында өч кеше һәлак булды

Русиядә балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов ярдәмчеләре Түбән Новгород өлкәсендә булган юл фаҗигасен тикшерә.

БӘЙЛЕ
2015 Май 22

Русиядә балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов ярдәмчеләре Түбән Новгород өлкәсендә булган юл фаҗигасен тикшерә. Казаннан Петербурга юл тоткан 20 кешелек "Мерседес" автобусы КАМАЗ машинасына бәрелеп өч кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган. Үлүчеләр арасында 12 яшьлек Эльвина Фәттахова исемле кыз бала бар. Шулай ук Татарстанның каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин һәлак булган. Аның улы авыр хәлдә хастаханәдә.

Яраланган балаларның баш миләре селкенгән, сөякләре сынган. Бер баланың хәле аеруча авыр, икенчесе комада. Күбесе авыр хәлдә Түбән Новгород хастаханәсенә китерелгән.

Һәлак булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәге хәбәр ителде. Фаҗига өлкәнең Кстово шәһәре янында пәнҗешәме иртән булган. Каратэ белән шөгыльләнүче балаларның Петербурга көрәш бәйгесенә барышы булган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе