Казандагы Россия Ислам Университетында 54 кырымтатар студенты белем алачак

Казандагы Россия Ислам Университетында беренче тапкыр кырымтатар шәкертләре укыячак.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 03

Казандагы Россия Ислам Университетында беренче тапкыр кырымтатар шәкертләре укыячак.

Россия ислам университетында яңа уку елында Кырымнан 54 шәкерт кабул ителде.

Моңа кадәр уку йортының Теология факультеты деканы урынбасары Абдуррәшид Фәизов Кырымга барып, андагы булачак абитуриентлар белән профессиональ юнәлеш бирү эше башкарган иде. Бу эш уңай нәтиҗәсен бирде. Кырымда ул РИУга керергә теләге булган яшьләр белән очрашып, уку йорты эшчәнлеге турында аларга тулы мәгълумат бирде.

Абдуррәшид Фәизов Кырым татарларына ислам теологиясе, чит телләрне һәм мәдәниятләрне укыту, ислам журналистикасы, ислам икътисады һәм ислам дине өлкәсендә хезмәт итүче персонал әзерләү юнәлешләренә керергә тәкъдим итте.

Быел Русия ислам университетында бакалавриат программасы буенча 170 шәкерт, магистратурада 23 шәкерт белем алачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе