Аның барышында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Президент Алмазбәк Атамбаевка Татарстан башкаласында әле күптән түгел яңадан басылып чыккан Коръәннең атаклы "Казан басмасы”н бүләк итте.
Кыргызстан Президенты инде күптән Татарстанга барырга хыялланганлыгы турында да әйтеп узды. Ник дигәндә, хатыны татар, алар аның тарихи ватанына барырга ниятлиләр дип хәбәр итте РИУның матбугат хезмәте әһелләре.
Очрашу барышында Алмазбәк Атамбаев Казандагы РИУ хезмәткәрләре белән Кыргызстан өчен дини кадрлар әзерләүдә тыгыз элемтә булдырырга җыенулары хакында белдерде. "Без Татарстанга зур өметләр баглыйбыз. Татарлар һәрвакытта да барлык төрки халыклардан алда бардылар һәм хәзер дә без Казан белән хезмәттәшлек итәргә телибез”,-диде Кыргызстан Президенты. А. Атамбаев Кыргызстанда да Россиядәге кебек, Ислам мәдәниятен яклау фонды төзергә ниятләүләре хакында белдерде. Шулай ук бу илнең җитәкчелеге илаһият белеменә кагылышлы дәүләт стандарты барлыкка китерергә теләве турында әйтте.