
Интернетта Эдуард Сәлахетдиновның комарлы бизнес вәкиле белән сөйләшүе яздырылган аудиосы бәян ителеп, анда ул чыннан да килешенгән урыннарга рейдлар ясамаячагын әйтә, үзенә бүләкләр бирү мөмкинлегенә ишарә ясый.
Русия тикшерү комитеты «Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе" ("Молодая Гвардия Единой России, МГЕР) Татарстан бүлеге активисты Эдуард Сәлахетдиновка карата ялган мәгълүматлар бирергә мәҗбүр итүдә шикләнелгән полиция хезмәткәренә карата җинаять эше ачкан. Имеш, Казан эчке эшләр идарәсенең хезмәткәре Азат Ганиев исеме әйтелмәгән башка полиция вәкилләре белән "Правопорядок" оешмасы әгъзасы булган 30 яшьлек Тимур Ильиннан Сәлахетдинов комарлы уен салоннары хуҗаларыннан янап акча алды дигән ялган мәгълүмат бирергә мәҗбүр иткән. Шуның нигезендә Сәлахетдинов кулга алынган.
Азат Ганиевка карата җинаять эше 286 нчы маддәнең беренче бүлеге (вазифаларын үз файдасына куллану) нигезендә ачылган.
Элегрәк "Молодая гвардия"нең Координация шурасы вәкиле Денис Давыдов "Известия" газетында мәкалә бастырып һәм Тикшерү комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, Эдуард Сәлахетдиновның кыйналу эшен тикшергәндә Татарстандагы полиция аның хокукларын тупас боза дигән гаепләү белән чыккан иде.
Моңа Мәскәүдәге федерал мәгълүмат чаралары кушылды, алары гомумән, Татарстанда комарлы уен бизнесы җирле полиция канаты астында яшәп ята дигән гаепләүләр бәян кылды, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".