
Казанда 24 июльдән 16 августка кадәр узачак Дөнья су спорты төрләре чемпионатын 4 миллиард кеше караячак. Бу хакта Русиянең спорт министры Виталий Мутко белдергән.
"Русиядәге һәр вакыйга – безнең мирас, илнең ачышы һәм шул исәптән Казанны да таныту. 100 дән артык ил беренчелекне ачу тантанасын трансляцияләчәк. Барлык ярышларны 4 миллиардтан артык кеше караячак. Хәзер Казанда 1500 спортчы бар. Бу интернетта зур бер киңлек тудырачак, бөтенесе яза, фотога төшерә, шәһәргә чыга", ди Мутко.
22 июль көнне чемпионатны ачу танатанасының репетициясе узды. Ачылыш 24 июльдә кичен булачак. Татарстандагы мәгълүмат чаралары "Күбәләгем" көе яңгырый, җырчылар Филүс Каһиров һәм Айгөл Хәйри Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җырын башкарачак дип язып чыкты. Азатлыкка сәнгать белгечләре дөньякүләм чараны ачуга "татар халкының милли йөзен чагылдырган җыр сайланмаган", дип белдерде. Ачылыш тамашасын Русия композиторы, продюсеры Игорь Крутой җитәкчелегендәге төркем куйган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".