Казанда журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта куелачак

Кичә Казанда "Панорама" Халыкара журналистика атнасы кысаларында, Казан университеты Журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышланган акция узды.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 15

Кичә Казанда "Панорама" Халыкара журналистика атнасы кысаларында, Казан университеты Журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышланган акция узды. Чара барышында мәгълүм булганча, Журналистика факультеты деканы истәлегенә момериаль такта 19 майда,Татарстан Матбугаты көнендә, тантаналы рәвештә ачылачак.

Әлеге акциядә деканның килене Елена Әгъзамова, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты Мөршидә Фатыйхова катнашты. Алар КФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең беренче курс студентлары белән бергә Чистай урамы, 4 адресы буенча урнашкан йорта яшәүчеләрдән Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта урнаштыруга рөхсәт алды.

Танылган декан күршеләренең күпчелеге әлеге чараны хуплады. Алар арасында Флорид Әгъзамовны шәхси белгәннәр дә очрады. "Без бу йорт төзелгән көннән, 1989 нчы елдан башлап, бергә бер подъездда яшәдек. Бик яхшы кеше иде!" - диде аралашу барышында Розалия Нуретдинова.

Елена Әгъзамова сүзләренчә, мемориаль такта урнаштыру фикере былтыр ук туган. Ул чакта деканның килене ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага хат язган. ТР Мәдәният министрлыгы белән сөйләшүләр башланган. Хәзер әлеге чара тәмамлану алдында тора. Елена ханым сүзләренчә, бу шәһәр тормышы өчен әһәмиятле вакыйга, чөнки Флорид Әгъзамов "талантлы журналист һәм гаҗәеп педагог кына түгел, ә искиткеч кеше" дә иде дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе