Казанда X халыкара мөселман кино фестивале ачылды

"Пирамида" күңел ачу үзәгендә X халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш тантанасы узды.

БӘЙЛЕ
2014 Сен 08

Быелгы фестивальнең тантаналы ачылышы башка еллардагы кебек үк, фестиваль кунакларын “Пирамида” каршына сузылган кызыл җәймәдән үткәреп, каршылаудан башланды.

Кунаклар арасында быел голланд режиссеры Йос Стеллинг, төрекмән режиссеры, быелгы фестивальнең жюри рәисе Хуҗакули Нарлиев, Россиянең атказанган артисты Наталья Аринбасарова, Россия халык артистлары Вера Глаголева, Борис Щербаков бар. Кызыл җәймәдән хәләл җефете белән Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан вәкилләре дә үтте.

Фестиваль ачылышының тантаналы өлешен Тинчурин театры артисты Резидә Сәлахова белән Борис Щербаков алып барды, чара татар һәм рус телләрендә барды.

Төрекмән кинорежиссеры, быелгы фестивальнең жюри рәисе Хуҗакули Нарлиев үз чыгышын “Исәнмесез, татарлар!” дип башлап, Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиевны зур ихтирам белән искә алды һәм бүләк эләкмәячәк режиссерларга үпкәләмәскә, “халык мәхәббәте” бүләгенә риза булырга чакырды.

“Күп кенә фильмнарны ясаучылар бүләк алмагач, икенче көнне исәнләшмиләр дә диярлек, шундый холыклылар бар. Әмма без Татарстан тәҗрибәсеннән мисал алырга булдык. Татарстанда бөек сценарист, режиссер яши, ул бөек әсәр – яңа Татарстан булдырды. Әмма дөньяда әле аның өчен бүләк уйлап табылмаган.

Кемне генә сорама, кем белән генә сөйләшмә, алар барысы зур мәхәббәт белән “андый бүләк дөньяда әлегә юк” диләр. Шулай да, минем уйлавымча, әлеге кеше өчен бүләк уйлап табылды һәм аны, беренче чиратта, Татарстан халкы уйлап тапты. Ул – халык мәхәббәте. Сез дә шундый бүләккә риза булсагыз иде”, - диде режиссер.

Быелгы X мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрьдә узачак. Фестивальгә барлыгы 56 илдән биш йөзләп гариза килгән булган, шулардан 22 илдән 50 фильм фестивальдә катнашу өчен сайланган. Беренче тапкыр Татарстан фильмнары бәйге кысаларындагы төп биш номинациянең дүртесендә катнаша.

Казан – төрки дөнья башкаласы булу уңаеннан, быелгы фестивальдә махсус программа итеп, бәйге кысаларында, ТӨРКСОЙ илләре фильмнары күрсәтеләчәк. Алар Төркия, Кыргызстан, Казахстан, Татарстан, Башкортстан, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Якутия, Хакасия, Төрекмәнстан, Тыва, Алтай фильмнары. Татарстан биредә "Татаркино" фонды фильмнарын тәкъдим итәчәк.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе