
Казанда дөньяның су чемпионаты башлануга нибары 3 көн калып бара. Бүгенгә Татарстан башкаласына Кытай, Бразилия, Казакъстан, Япония, Төркмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йемен, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия, Венгрия һәм башка күп кенә илләрдән 460 спортчы килгән. Чемпионатта барлыгы 190 илдән 2651 спортчы катнашачак.
Бүген беренче кунаклар булып Канада, Мисыр, АКШ, Үзбәкстан һәм Россиядән зур делегацияләр килде. Америка Кушма Штатлары делегатлары арасында 10 метр биеклектән суга сикерү буенча 2012 җәйге Олимпия уеннары чемпионы Дэвид Будайя, шулай ук Лондонда 2012 елгы Олимпиаданың синхронлы трамплин буенча көмеш призерлары Келси Брайант һәм Эбигейл Джонстон бар. Ә Россия җыелмасы составында – алты тапкыр Ауропа чемпионы, 3 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча 2012 елгы олимпия чемпионы Илья Захаров бар.
19 июльдән суга сикерүчеләрнең, 20 июльдән синхронлы йөзүчеләрнең һәм ачык суда йөзүчеләрнең рәсми күнегүләре старт алды, 23 июльдән ватерполчыларның. 28 июльдән йөзүчеләрнең, 31 июльдән хай-дайверларның тренировкалары башлана, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"