Казанда "Туфан-Туфан инде ул" фильмы күрсәтелде

16 апрельдә Татарстан парламентында журналистларга мәрхүм Туфан Миңнуллин турында документаль фильм...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 17

16 апрельдә Татарстан парламентында журналистларга мәрхүм Туфан Миңнуллин турында документаль фильм тәкъдим ителде. 27 минутлык фильм татар телендә эшләнгән һәм "Туфан – Туфан инде ул", дип атала.

2012 елның 2 маенда вафат булган танылган драматург, Татарстан парламенты депутаты Туфан Миңнуллин турында төшерелгән бу фильмда төп геройны мәрхүм үзе башкара. Фильмда шулай ук Туфан Миңнуллинга карата аның сыйныфташлары, авылдашлары, бергә эшләгән дуслары, Татарстан президенты, Дәүләт киңәшчесе, тормыш иптәше һәм кызының да фикерләренә урын бирелгән.

Фильмның сценариен Туфан Миңнуллинның якын дусты, Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев язган. Режиссеры – Илдар Матуров. Ел ярым әзерләнгән фильмда мәрхүмнең шәхси архивындагы, "Татарстан-Яңа гасыр" телекомпаниясе һәм Дәүләт шурасы архивларындагы кадрлар да кулланылган.

Фильмны журналистларга тәкъдим иткән чараны депутат Разил Вәлиев белән Илдар Матуров алып барды. Алар икесе дә мәрхүм турында якты истәлекләре белән бүлешеп фильмның ничек әзерләнүе турында сөйләде.

Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, "Туфан – Туфан инде ул" исемле документаль фильмның премьерасы 24 апрельдә кичке дүрттә Казанның "Мир" кинотеатрында булачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе