
19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләренең VII форумы үтәчәк.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 19-21 май көннәрендә Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләренең VII форумын үткәрә.
Форум делегатлары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр турында фикер алышу өчен җыелачак.
Быелгы форумда Татарстаннан һәм Русиянең 67 төбәгеннән 900 делегат
катнашыр дип көтелә. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре 19 май көнне аерым секцияләргә бүленеп эшләячәкләр.
20 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш уза.
21 майда форум делегатлары Болгар шәһәрендә узачак “Изге Болгар
җыены”нда катнашыр, дип көтелә. Шулай ук татар дин әһелләре өчен
мәдәни программа да каралган.
Беренче тапкыр Бөтенруссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".