Казанда су төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан милли активистларны тикшерә башлаганнар

Казанда узачак Дөнья су спорты төрләре беренчелеге алдыннан ТИҮ вәкиленә шалтыратып, бу чара вакытында кайда булачагы, чемпионатка мөнәсәбәте белән кызыксынганнар.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 23

Казанда узачак Дөнья су спорты төрләре беренчелеге алдыннан ТИҮ вәкиленә шалтыратып, бу чара вакытында кайда булачагы, чемпионатка мөнәсәбәте белән кызыксынганнар.

21 июльдә көндез Казан метросында барганда Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Габдуллиның телефоны шалтырый. Үзен Казанның Мәскәү районындагы полиция хезмәткәре Гадел дип таныштырган берәү: "Кайда яшисез? Нинди эш белән шөгыльләнәсез? Чемпионат вакытында Казанда буласызмы? Чемпионатка нинди мөнәсәбәт белән карыйсыз?" - дип сораштыра башлый.

Габдуллин үзенә чемпионат вакытында кирәкмәгән уйлар белән янмый микән дип тикшерү өчен шалтыраткан булырга мөмкиннәр дип уйлый.

Бу хәлне ул: "Үзен демократик юлда дип күрсәткән дәүләттә милләтпәрвәрләрнең капкач астында яшәгәнлегенә бер ишарә булып тора", дип бәяли. Аның сүзләренчә, Казанны хәзер террорчылар басып алган микән әллә дигән уй да туарга мөмкин. "Чөнки втобус һәм метрода һәр минут саен: "Шартлаткычка охшаш әйбер күрсәгез, сак булыгыз!" дигән игъланнар бара, ди Габидуллин.

Ул үзенә шалтыраткан кеше ФСБдан булырга мөмкин дип тә шикләнә. Бу аның белән булган беренче очрак кына түгел. 2013 елда Универсиада алдыннан телефоннан шалтыратып аны Фучик урамында яшәгән фатирыннан чакырып чыгаралар. Полиция машинасыннан төшеп, үзен тикшерү бүлеге хезмәткәре дип таныштырган берәү Айрат әфәнденең телефонын сорап тора һәм артын ачып эчендәге серия номерын язып ала. "Бу аларга минем кайда йөргәнне күзәтеп тору өчен кирәк мөгаен", ди ул. Соңыннан Айрат әфәнде тикшерү бүлегенә шалтыратып "сездә шундый-шундый хезмәткәр эшлиме" дип кызыксынып карый. Аңа андый хезмәткәрнең булмавын әйтәләр.

"Азатлык" 21 июль көнне Габдуллин белән телефон аша элемтәгә кергән, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган Гаделгә шалтыратты. Аның номеры Габдуллинның телефонында сакланган. "Азатлык"ка ул: "Сезгә бу телефонны дөрес бирмәгәннәр. Минем сезнең белән сөйләшәсем килми", - дип элемтәне өзгән. Үзенең кем икәнен һәм кайда эшләвен әйтүдән баш тарткан.

Рәсемдә: Айрат Габдуллин
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе