
4-5 июнь көннәрендә, ягъни изге Рамазан ае башланыр алдыннан, Казанда “Рамазан Шәриф” дигән республика күләмендәге мини футбол ярышлары булып узачак.
Әлеге турнирны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге хезмәткәрләре “Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчете имамнары белән берлектә, Казан югары хәрби команда училищесы вә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте вәкилләре ярдәмендә уздырачак.
4 июньдә төркемнәрдәге сайлап алу уеннары үтәчәк, 5 июньдә исә ярымфинал һәм финал ярышлары үткәрелер, дип көтелә. Командалар 18 яшькәчә һәм 19 яшькә кадәргеләр һәм аннан олыраклар арасында төзелә. Ярышлар Казан югары хәрби команда училищесының спорт залында уздырылачак.
5 июньдә уеннар тәмамлангач, “Рамазан Шәриф” турнирының иң яхшы спортчыларыннан торган символик җыелма командасы төзеләчәк, ә алар аннары Казан имамнары спортчылары белән көч сынашачак, дип хәбәр итте Ш. Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"