Казанда мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанине искә алалар

Бүген сәгать көндезге 3тә Казанның “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17) “Мәрҗани мирасы” дигән кичә була.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 22

Бүген сәгать көндезге 3тә Казанның “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17) “Мәрҗани мирасы” дигән кичә була.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә уздырылачак чара изге Коръәнне укудан башланачак. Мәгърифәтче турында кунакларга Ш.Мәрҗани музее директоры Зилә Зиннәтуллина сөйләячәк. Моннан тыш, кунакларга аның тормышы һәм эшчәнлеге турында фильм күрсәтеләчәк, чарага килүчеләр мәгърифәтченең уникаль хезмәтләре турында беләчәк, дип хәбәр итә Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге.

Кичәдә “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин чыгыш ясарга ниятли. Шулай ук чарада “Мәрҗани мирасы” дигән Казан бәйгесенә йомгак ясала һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла (анда катнашу өчен 100 гариза кабул итеп алынган).

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе