Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм булды

Казанда, "Татнефть-арена" боз сараенда, Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 05

Казанда, "Татнефть-арена" боз сараенда, Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады.

Республиканың иң яхшы укытучыларын хөрмәтләү тантанасына 5 меңнән артык педагог чакырылганлыгы билгеле. Биредә шуны билгеләп үтү кирәк: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән белешмә буенча, Татарстанда барлыгы 74 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә, аларның 36,6 меңнән артыгы мәктәпләрдә хезмәт куя, 21,5 меңе - балалар бакчаларында, 3,5 меңе - өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, 4,1 меңе - колледжларда һәм техникумнарда, 90 меңе - югары уку йортларында.

Укытучыларны беренче булып котлаган ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков аларга бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә ел дәвамында күбрәк ямьле мизгелләр булсын, дип теләде. "Сезнең көндәлек гади булмаган эшегездә, моңсулануга караганда, күбрәк елмаерга, хезмәтегез уңышларын, укучыларыгызның җиңүләрен күрергә туры килгән көннәрегез күбрәк булсын дип телисе килә. Сез көчегез, йөрәк энергиясен һәм җаныгызның бер өлешен салган укучыларыгыз, мәктәпне тәмамлагач та сезне онытмасыннар иде, килеп, рәхмәт яусын, кадерле укытучым, дисеннәр", - диде Премьер.

И.Халиков Укытучылар бәйрәме алдыннан Казанда "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсы үткәрелүен, анда Россиянең 77 төбәгеннән педагоглар катнашуын искәртте. "Татарстанның шундый мәртәбәгә лаек булуы - безнең өчен зур горурлык", - дип басым ясап әйтте республика Премьер-министры, былтыр әлеге конкурста Нурлаттан Алла Головенькина җиңгәнгә шулай булуын искәртеп. "Андый җиңүләр Татарстан укытучылыгы тормышында мөмкин кадәр күбрәк булуын теләр идек", - диде.

Котлау сүзләреннән соң, ул дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда, "ТР алдындагы казанышлар өчен" ордены медале белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова һәм КФУның Физика институты теоретик физика кафедрасы җитәкчесе профессор Борис Кочелаев бүләкләнде, шулай ук мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр "ТР югары мәктәбнең атказанган хезмәткәре", "ТРның атказанган укытучысы" кебек мактаулы исемнәр, ТР Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Бәйрәм тантанасы барышында Татарстанның "Мәгариф сыйфаты өчен" рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы 30 база мәктәбе директоры сәхнәгә чакырылды. "ТР класс җитәкчесе", "ТР ел тәрбиячесе" конкурслары, "Россия педагог-психологы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Бөтенроссия этабы җиңүчеләре дә бүләкләнде.

"Алга киткән барлык илләрдә дә кеше потенциалын үстерү өчен көрәш бара, талантларны табып әзерләүгә көрәш бара. Шуңа күрә аларның куәт-мөмкинлегеннән һәр төбәк һәм ил язмышы бәйле, дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Ул искәрткәнчә, кеше потенциалына "Стратегия 2030"да да аерым игътибар бирелә. "Республика киләчәге мәгариф системасына бәйле", - дип сөйләде Э.Фәттахов. Укытучылар хезмәте бәрабәренә Татарстанның нәтиҗәләре начар түгел дип саный министр.

"Республика җитәкчелеге тарафыннан белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы куелды. Без һәр баланы сыйфатлы укытуга гарантия бирергә тиеш, бу аның кайда укуына карамаска тиеш, Казандамы яки авыл җирендәме. Моның өчен бездә шартлар бар. Бу исә укытучылар, директорлар, методик хезмәт һәм мәгариф идарәләре башлыкларыннан тора. Безнең барысы да барып чыгар дип ышанам", - диде Э.Фәттахов.

"Татнефть-арена"да бәйрәм азагында "Самоцветы" ВИА чыгыш ясады дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе