Казанда янган "Адмирал" арендаторы үз гаебен таныган

Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәге бинасын арендага бирүче ширкәт җитәкчесе Гусейн Гахраманов мәхкәмәдә үзенең гаебен таныган.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 20

Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәге бинасын арендага бирүче ширкәт җитәкчесе Гусейн Гахраманов мәхкәмәдә үзенең гаебен таныган. Мәхкәмә аны 11 майга кадәр сак астында калдырган.

Гахраманов һәм аның урынбасарыннан тыш, бинаның хуҗасы булган ширкәт башлыгы Роберт Хәйруллин һәм миллиардер Алексей Семин да бу эш нигезендә бара. Семин әлегә Франциядә. Ул үз гаебен танымый һәм Русиягә кайтырга җыенмый.

Янгын эше нигезендә җиде кеше кулга алынган.

Бүген Казанда элекке пристав-башкаручы Минзилә Сафина тоткарланды. Тикшерү фикеренчә, ул сәүдә үзәгендә янгын иминлеге кимчелекләре бетерелүе турында хисап тоткан булган. Тикшерү аны сак астына алуны таләп итмәкче.

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын 11 мартта булды. Җимерекләр астында 17 кешенең мәете табылды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе