Казанда йөзү буенча Россия беренчелен карау бушлай үткәрелә

Казанда йөзү буенча Россия чемпионатына билетлар бушлай таратылачак.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 05

Казанда йөзү буенча Россия чемпионатына билетлар бушлай таратылачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде, дип яза «Р-Спорт».

Казанда "кыска арадагы суда" (25 метрлы бассейнда) йөзү буенча Россия чемпионаты 8 ноябрьдә старт ала. Бу, Дохада узачак йөзү буенча декабрь дөнья чемпионатында катнашу өчен, сайлап алу турниры була. Казан Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын 2015 елда кабул итә.

“Без, Йөзү федерациясе белән килешеп, Россия чемпионатына керүне бушлай ясарга дигән карарга килдек, -диде Владимир Леонов. – Төбәктә йөзүне популяр итү өчен махсус шулай эшләдек. Без ярышларга мөмкин кадәр күбрәк кеше килсен өчен тырышабыз. Аннары ДЧ-2015 не рекламау кампаниясен үткәрәбез. Билет бәяләре төрле катлам халык өчен дә кулай”.
Чыганак: "Татар-информ"


avatar
1 Вәсилә Рәхимова • 16:30, 2014 Ноя 09
Әлеге чемпионатка билетлар сатыла дип инде октябрдан бирле сөйлиләр. Интернет аша алырга була дигән хәбәргә ышанып, элемтәгә чыккан идем. Әле декабрҗсыз ачылу-ябылу тантаналарына билетлар сатылмый дип җавапладылар. Инде менә бушлай дигән сүз чыкты. Әмма анда эләгүнең бер-бер тәртибе бардыр ич. Әйтик, менә мин гап-гади пенсионер анда ничек керә алам? Спорт темасында эшләүче коллегалар менә шуны җентекләп ирештерсеннәр иде!!!!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе