Казанда “Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Анда танылу алган һәм әле эшләрен башлаган яшь дизайнерлар иҗади көч сынашты

БӘЙЛЕ
2015 Дек 03

2 декабрьдә Казанның "Корстон" комплексында “Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале узды. 7 нче тапкыр үткәрелгән фестиваль үз эченә берничә чараны берләштергән һәм көн дәвамында дизайнерлар “Хәзерге заман дөнья мода индустриясендә мөселманча һәм милли кием” темасына “түгәрәк өстәл”дә катнашты, шулай ук аларның эшләнмәләреннән шоу-рум форматындагы сәүдә күргәзмәсе дә кичке якта тамашачыларга тәкъдим ителде.

Чараны ачып җибәргән РФ һәм ТР мөслимәләре берлекләре иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Наилә Җиһаншина: "Үзебезнең милли төсмерләрне саклап, аларны заманча тормышка яраклаштыра алсак һәм ул киемнәр яшьләрдә ихтыяҗ тудырса, димәк, без максатка ирешкәнбез", - диде, чарага килүчеләргә исә рәхмәт белдерде.

Мөселман киемнәре белән хозурланырга ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, БТК БКның Казан бүлеге җитәкчесе, меценат Фәрит Мифтахов, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Шакиров һ.б. рәсми затлар килгән иде.

"Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, катнашучылардан 60 тан артык заявка юлланылган һәм алар арасында, Татарстаннан тыш, Башкортстаннан Республикасы, Ульяновск, Оренбург өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран Ислам Республикасы дизайнерлары, модельерлары бар. Бүген бу матурлыкны казанлылар һәм башкала кунаклары да тамаша кыла алды. Сайлап алынган хезмәтләрне күрсәтүдә 28 дизайнер иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Аларның 6 сы - инде мөселман киемнәре модасы өлкәсендә танылу алган дизайнер һәм модельерлар, фестиваль нәкъ менә шул коллекцияләрне тәкъдим итү белән башланды. Алардан соң сәхнәдә әле эшен яңа гына башлаган дизайнерлар хезмәтләре күренде. Дизайнерлар һәм модельерлар эшләренә ТР мөфтие җәмәгате Лола Сәмигуллина, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы җәмәгате Фатыйма Җаафари, "Ирада" бренды җитәкчесе Әминә Шабанова, халыкара дәрәҗәдә танылу алган дизайнер Надежда Әюпова һ.б.лар бәя бирде.

"Мода төшенчәсе төрле булырга мөмкин. Безнең яулыгыбызны, күлмәгебезне бозмыйча, әбиләребез, әниләребез киеп йөргән төсле тәкъдим итә алса, - андый мода гөнаһ саналмый,- диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. - Без моны халыкка күрсәтергә тиеш. Әгәр дә мода күлмәкне кыскартып, безне шундый юнәлешкә тарта икән, ул безнең өчен гөнаһ һәм без аннан баш тартырга тиеш", - дигән фикерен белдерде хәзрәт журналистлар белән очрашуда. Ул шулай ук чит төбәкләрдән һәм илләрдән дизайнерлар килүе, милли киемнәрне сәхнәдән күрсәтүне безне берләштерә, дип ассызыклады һәм андый киемнәрне дә халыкка тәкъдим итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Гала- күрсәтү музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

“Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман дизайнерлар берлеге, Россия мөслимәләре берлеге тарафыннан оештырыла. Фестивальнең генераль мәгълүмати партнеры — “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Профессиональ дизайнерлар арасында җиңү яулаучыга “2015 елың иң яхшы бренды” исеменә "Solo mio" коллекциясе белән Казаннан Зәринә Бабаҗанова лаек булды. Яшь дизайнерлар арасында беренче урынны яулаучыга “2015 елның иң яхшы дизайнеры” исеме бирелде. Әлеге исемне Оренбургтан "Ләйсән" коллекциясе белән Гөлфия Билалова яулады. Моннан тыш, җиңүчеләргә алтын эшләнмәләр дә бүләк ителде.

"Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе