
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты «Иманның татлылыгы. Сахих Бохари (хәдисләр)” китабын нәшер итте.
Әл-Бохари ислам дөньясында киң танылган хәдисләр җыентыгы - күптомлы «Әл Җамигъ әс-Сахих» («Ышанычлы хәдисләр җыелмасы») китабы авторы, исламият галиме. Әлеге җыентыкны төзегәндә әл-Бохари 1000 дин галиме белән киңәшә, 600 мең хәдисне тикшерә, 200 мең хәдис язып ала, шулар арасыннан дөреслеккә туры килә дип исәпләгән 7397 хәдисне сайлап ала. Шул заманда ук «Әс-Сахих» фикһ өлкәсендә мөһим кулланма буларак таныла.
1917 елга кадәр әл-Бохари туплаган хәдисләр Казанда берничә тапкыр басыла. 1990 еллардан соң хәдисләр җыентыгының татар һәм рус телләрендәге берничә кыскартылган нөсхәсе нәшер ителде дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.