Казанда иң зур ифтарлар "Ярдәм" мәчетендә үткәрелә

27 июньдә беренче тәравих намазы укыган Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 30

27 июньдә беренче тәравих намазы укыган Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча, Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып, ураза тотучыларга авыз ачтырды.

Башкаланың былтыр ачылган "Ярдәм" мәчете быел да ифтар чатыры корды. Чатырда 350 кешелек урын хәзерләнсә, мәчет эчендә тагын 150 кешегә ифтар табыны корылды.

19 ярым сәгать ураза тотып авызны мәчеттә ачарга килгән һәркемгә ризык җитте. Мәчетнең имамы Илдар Баязитов мондый чатырларда һәркөнне ифтар ашлары оештырылачагын һәм казан мөселманнарын үзләренә көтеп калуларын белдерде.

Ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән бергә укыган мөселманнар тәравих намазын да "Ярдәм" мәчетендә укып өйләренә таралышты дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе