Бүген Казан каласы муниципаль берәмлеге органнары һәм башкала Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләренең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе республика башкаласында кискен тын юллары вируслы инфекция - ОРВИ һәм грипп таралышына бәйле хәлне анализлаудан башланды.
Мэр таләбе буенча хисап тоткан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев искәрткәнчә, Казан хастаханәләрендә табибларны өйгә чакырту өчен өстәмә телефон номерлары каралган һәм табибны авыру янына чакырту вакыты озайтылган, һәр поликлиникада ОРВИ, грипп белән авыру билгеләре булганнар агымын чикләү буенча фильтрлар булдырылган, балалар поликлиникалары 7 көнлек эш режимына күчерелгән, дәвалау учреждениеләрендә битлек кию режимы кертелгән, аеруча авыр формада шушы авырулар белән интегүчеләр өчен хастаханәләрдә резерв ятаклар булдырылган һ.б. чаралар күрелгән. Сәламәтлек саклау идарәсе оператив штабы шәһәрнең дәвалау учреждениеләре багланышларын контрольда тота, вазгыятькә көнлек мониторинг ясала. КДМУ интерннары башкала сәламәтлек саклау идарәсе дәвалау учреждениеләренә ярдәмгә алынган.
И.Хәлфиев сүзләренчә, былтыр грипп очрагы 8 нче атнада теркәлә башласа, быел исә 2 нче атнада ук беренче тапкыр теркәлгән, һәм инде 3 нче атнада авыру таралу эпидемиологик бусаганы 53 процентка узган. Хәзергә грипп белән авыручылар саны 22 булуы лаборатор юл белән расланган, аларның 8е – көмәнле хатын, 11е – балалар. Бүген сәгать 12дән соң яңа мәгълүматлар игълан ителәчәк.
Профилактика өчен иң мөһиме – кулларны гел зарарсызландырып, борын куышлыгын юдыртып торырга, пычрак куллар белән ризык ашамаска, төчкергәндә авызны кулъяулык белән капларга, ул юк икән, уч төбе белән түгел, ә терсәк бөгелгән туры белән капларга, авыру кеше янына кимендә 1 м якын килмәскә, кешеләр күп җыелган урыннарда медицина битлеге кияргә, сәламәтлек торышына аеруча игътибарлы булырга, җәмәгать урыннарына барудан мөмкин кадәр тыелырга, авыру булган бүлмәне җилләтергә һәм җиһазларны, идәнне хлор салынган су белән юарга, һаваны дезинфекцияләргә кирәк, дип сөйләде идарә башлыгы.
Мэр Илсур Метшин бу мәсьәләдә: “Иң мөһиме – сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Без, спорт башкаласы кешеләре, чирләргә тиеш түгел”, - дип билгеләп үтте.
“Татар-информ”