2013 Ноя 21
17 ноябрьдә авиафаҗигадә һәлак булучыларның 400 гәүдә өлешләре экспертиза үткәрү өчен Мәскәүгә җибәрелгән.
Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте президиумы утырышында Россия транспорт министры Максим Соколов белдерде.
"Бүгенге көндә Тикшерү комитеты тарафыннан 800 дән артык гәүдә өлешләре җыелган. Аларның саны артырга мөмкин. Татарстан Республикасында ЭЭМ лабораториясендә 188 гәүдә өлеше бар, Сәламәтлек саклау министрлыгында – 100. Мәскәүгә җентекләп тикшерү өен 400 гәүдә өлеше җибәрелгән. Хәзерге вакытта 2 пассажирның гәүдәсе туганнарына тапшырылган, тагын биш пассажирның үле гәүдәсен тапшыруга әзерлиләр”, - дип белдерде РФ транспорт министры.