
"Иман" ислам мәдәнияте үзәге рәисе Наил Гарипов Беренче дөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу чарасы вакытында анда үлгәннәр истәлегенә Казанда һәйкәл ачарга тәкъдим итте.
"Беренче дөнья сугышы вакытында патша һәм ватаннары өчен мөселманнар да һәлак булды. Казан христианнары Русия империясе өчен сугышкан үз хәрбиләре истәлеген мәңгеләштереп тәре куйган, мөселманнарның шәһәрдә андый бер истәлек урыны да юк, безгә икеләтә оят моның өчен", диде Гарипов шимбә көнне Казанның Арча зиратында матәм чарасында.
Хәзрәт һәйкәл кую үтенече белән Татарстан һәм Казан җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Арча зиратында узган чарада иске рус чиркәве һәм мөселман дин әһелләре катнашты.
Русия Беренче дөнья сугышына 16 миллион кеше җибәргән, аларның биш миллионы һәлак булган. Архив мәгълүматларына караганда, сугышка миллион ярым татар һәм башкорт киткән.
Быел сугышта катнашкан татарларга багышланган фильм чыга. "Без белмәгән сугышның билгесез батырлары" ("Незаметные герои Неизвестной войны") исемле документаль фильм өчен Татарстан дәүләт архивы Германиядә әсир булган татар сугышчыларының хатларын һәм рәсемнәрен биргән. Фильм Петербур, Казан, Оренбур, Калининград, Литва, Беларус, Франция, Германиядә төшерелгән. Аны Мәскәүдә 20-24 августта Татарстан мәдәнияте көннәрендә күреп булачак.
Беренче дөнья сугышы башлануның 100 еллыгы узган атнада Европаның күп илендә билгеләнде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".