Казанда Барудиларны искә алдылар

Татарстан Фәннәр академиясе “Бертуган Барудиларның татар мәгърифәтчелегенә керткән өлеше” дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференция уздырды.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 04
Татарстан Фәннәр академиясе "Бертуган Барудиларның татар мәгърифәтчелегенә керткән өлеше” дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференция уздырды. Җыен күренекле татар педагоглары һәм мәгърифәтчеләре Галимҗан Барудиның тууына – 155 ел, Салихҗан Барудиның тууына 150 ел тулуга багышланды. Конференцияне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм аның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге оештырды.

Җыен эшендә фәнни кызыксынулары тәрбия һәм белем бирүнең теория-методология, педагогика һәм татар педагогик фикере тарихы, шулай ук дини белем бирү проблемалары белән бәйләнешле галимнәр, аспирантлар, югары уку йортлары студентлары катнашты.

Дөрестән дә, Барудиларның исеме һәм эшчәнлеге совет чорында уңай яктан телгә алынмады диярлек. Бары тик узган гасырның 80 нче елларында, ягъни тарихка объектив бәя бирелә башлагач кына, Баруди кебек шәхесләрнең эшчәнлеген яктыртуда гаделлек ягы көчәйде.

Эчке Русия татарларының иң мәшһүр һәм атаклы мәдрәсәләреннән берсе, асылда, милли университет вазифасын үтәгән «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»не аның нигез ташларын салучысы, җитәкчесе, мөдәррисе Галимҗан Галиев-Баруди исеменнән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Ул XIX йөз ахырларында ук күренекле мәгърифәтче, дин белгече һәм реформаторы, философ, педагог буларак, дистәләрчә китаплар язып бастыра. Бу олпат шәхеснең абруе XIX йөз ахыры – XX йөз башында гаять зур була. Рус мәмләкәтенең уннарча төбәкләрендә нәшер ителгән татарча газета-журналларда аның исеме бернинди аңлатмаларсыз «Галимҗан хәзрәт» дип кенә бирелгән. Үз чорында мондый популярлык һәм абруйга бары берничә генә шәхес (Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, И.Гаспринский һ. б.) ия була. Рәсми русча документларда мәдрәсәнең исеме еш кына «Мөхәммәдия» дип түгел, бәлки нигезләүчесе һәм җитәкчесенә нисбәттән «Галеевское медресе» дип йөртелә..

Ачылган вакытында «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» башка иске төрдәге уку йортларыннан берни белән дә аерылмый диярлек, фәкать гарәп теле һәм дин дәресләре генә яңа баскычка куела. Ләкин мәшһүр уку йортларында гыйлем алган һәм сәфәрләрендә бай тәҗрибә туплаган Галимҗан хәзрәт, реформа ясамый торып, милли мәгариф эшен алга җибәрү мөмкин түгеллеген яхшы аңлый. Моның өчен башта башлангыч сыйныфларны, аннары шуның нигезендә урта һәм югары классларны үзгәртеп кору кирәк дип табыла. Шул ихтыяҗның нәтиҗәсе буларак, 1891 елда «Мөхәммәдия»дә ысуле җәдидә, ягъни Европа мәгърифәте, Шәрык казанышларына нигезләнгән яңа метод белән укыту гамәлгә кертелә.

Кыскасы, Барудилар тырышлыгы белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе XX йөз башларында һәр җәһәттән уңышлар казана.

Татар милләте тарихында, бигрәк тә аның мәдәнияте һәм дини-фәлсәфи карашлары өлкәләрендә, якты эз калдырган бу олуг затларны без хаклы горурлык хисе белән искә алырга һәм аларның күпкырлы эшчәнлеген фәнни нигездә өйрәнергә тиешбез.

Нияз САБИРҖАНОВ
"Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе