Әлеге очрашуда сүз башкала мәктәпләрендә, балалар бакчаларында хәләл ашатуны оештыруга кагылышлы мәсьәләләр турында барды. Илшат Сәлахов сүзләренә караганда, хәләл ашатуны оештыру өчен, иң беренче чиратта, мәктәпләрдәге, балалар бакчаларындагы ата-аналар комитетларының турыдан-туры департаментка мөрәҗәгать итүләре мөһим.
Марат Низамов Илшат Сәлаховка Казан шәһәре буйлап җыелган имзаларның күчермәсен тапшырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләренә хәләл меню кертүне сорап, 23 меңнән артык имза җыелды, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Чыганак: "Татар-информ"