
18-21 май көннәрендә Татарстанның Казан һәм Болгар шәһәрләрендә “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Аңа Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, ерак һәм якындагы чит илләрдән 600дән артык вәкилнең катнашуы көтелә.
Биредә танылган дин әһелләре, галимнәр, журналистлар РФдә тыелган террор оешмасына мәгълүмати каршы тору ысуллары турында сөйләшәчәкләр, фикер алышачаклар.
Фикер алышуда Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Госман Сәед Әл-Әзһәри, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең танылган вәгазьчесе Али әл-Җифри, Димәшкъ университеты докторы, Левант галимнәренең җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Бутый кебек дөньякүләм ислам галимнәре һәм башкалар журналистларга ДАИШ белән бәйле мәсьәләләрне аңлатачаклар.
Конференциядә татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VII форумы делегатлары да катнаша. Конференция татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылачак, тәрҗемәчеләр җәлеп ителәчәк.
21 майда делегатлар Изге Болгар җыенына барачак. Әлеге чара кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында, Болгар Ислам академиясенә нигез ташы салыначак дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.