Казан үзәгендә 552 тарихи корылма бар, шуларның...

Казанның тарихи үзәгендә 552 тарихи корылма бар: аларның 119ы – федераль, 370е – төбәк, 63е – муниципаль...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 30

Казанның тарихи үзәгендә 552 тарихи корылма бар: аларның 119ы – федераль, 370е – төбәк, 63е – муниципаль әһәмияттә. 2013 елның июленә 88 истәлек урыны-һәйкәле торгызылган булса, инде ул 101гә җитте. Хәзерге вакытта 35 мәдәни мирас корылмасында торгызу эшләре алып барыла.

Казан каласы җитәкчелегенең шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин рәислегендә уздырылган бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә аның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин шушы объектларны торгызу, реконструкцияләү мәсьәләләрендә хисап ясады. Әлеге тарихи корылмалар арасында кирпеч, агач йортлар һәм парклар бар. Мисалга, Варвара Дружининаның агач йорты 1910 елдагыча торгызыла, А.Пор йорты да бизәкләре агач элементлары белән тарихтан бүгенгегә архив документлары буенча кайтарыла; шулай ук кирпеч биналардан Гагаев, Банарцев йортлары, В.И.Ленин музей-йорты, Толстой музее, Петцольда сыра заводы, Дворяннар җыены бинасы, Боратынский утары, “Татар утары” дип йөртелгән ресторан комплексы урнашкан бина, Юнысов мәйданы, Черек күл һәм Горький исемендәге парклар һ.б. бар. Шулай ук Бишбалта бистәсе үзәген “сәламәтләндерү”, фән теле белән әйткәндә, рекреацияләү чаралары үткәрелә. Монысы исә 2018 елда әлеге бистәгә 300 ел тулу уңаеннан да шәһәр хакимияте һәм ТР Мәдәният министрлыгының күз уңында тора. “Казан үзәгендәге тарихи объектларның торышы һәм аларда бернинди эш алып барылмавы проблемасы, дистә еллар дәвамында күзәтелгән тискәре вазгыять, тулаем, уңай юнәлешкә борылды. Җитди тәнкыйть утында тотылган иң әһәмиятлеләрдән саналган объектларда эшләр төгәлләнүе - моңа ачык мисал, - дип, Р.Нигъмәтуллин Фукс йортын, Апанаевлар утарын, “Казан” кунакханәсен һ.б. шундыйларны китерде. – Иң мөһиме – инвесторлар арасында тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу кирәклеге турында ышаныч, фикер урнашты”, - диде докладчы. Шулай ук Горький паркы реконструкцияләнә, Казансу һәм Кабан күле яр буйлары ныгытыла, шәһәрлеләр ялы өчен уңайлы итеп ясала.

ТР Президенты карамагындагы ведомствоара эш төркеме тарафыннан Бишбалта бистәсен туристларны җәлеп итәрлек итеп “сәламәтләндерү” һәм Казансуның элеккеге агымы турысында ял зонасы булдыру бурычы куелды. Тарихи үзәктә социаль объектлар салу мәсьәләсе шәһәр төзелеше советы һәм югарыда әйтелгән эшче төркем тарафыннан карала, шулар буенча республика Президентына хисап ясала: мәсәлән, 2012 елда 108 объект каралган булса, 2013 елда – 16, 2014тә бүгенгә – 19.

Шәһәр Башкарма комитеты үзенең вәкаләтләре кысаларында, мәдәни мирас булган 63 корылманы күзәтеп, мониторинг уздырып тора. Шушы муниципаль әһәмияттәге объектларның 61енә карата саклау турында махсус йөкләмә салынган, ТР Мәдәният министрлыгына, 13 объектның мәдәни мирас булуын теркәү өчен, документлар җибәрелгән. Р.Нигъмәтуллин хисабында әнә шулар турында сүз барды.

Киңәшмәгә рәислек иткән башкала Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин исә бу җөмләдә, торгызырга тиешле һәрбер объект буенча эшләр “пульсында” кулны тотарга, чөнки башкалабызның тарихи үзәге аерым игътибарда, Казанның архитектур мирасы шәһәр тормышы, туризм үсеше өчен дә бәһале, дип искәртте. “Универсиада алдындагы кебек ашыгып эшләү инде таләп ителми, димәк, темплар андый югары түгел, тагын да сыйфатлырак итеп уйлап эшләү сорала. Ә иң мөһиме – инвесторларга һәртөрле ярдәм күрсәтеп, милекчеләр белән тыгыз элемтәдә аңлашып эшләү таләп ителә”, - диде Д.Калинкин.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе