
Кичә Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин Күрмәүче мөселманнарның «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендәге авыз ачу мәҗлесен оештыруда катнашты.
Башкалабыз җитәкчесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм ахшам намазына кадәр олуг кунакны әлеге гыйбадәтханәдәге эшләрнең торышы белән таныштырды.
Кунакларга биредәге чисталык та, күрмәүчеләрнең Брайль системасындагы дини белем алулары да ошады, дияр идем. Аеруча аларга «Ярдәм» мәчетенең Хәниф Вәлиев исемендәге “Зур Казан” басмаханәсендә китаплар, төрле штендерлар нәшер ителүе хуш килде, чөнки Илдар хәзрәтнең әйтүенчә, мондагы 20 хезмәткәр ай буена 2 миллион сумнан артыграк продукция җитештерә.
Илсур Метшин биредәге кунакларга бу мәчетнең 2013 елдагы Универсиададан соң, ачылышы хакында белдерде. Ул аш мәҗлесе вакытында мондагы мөселманнарны Рамазан ае белән тәбрик итте, аларга саулык-сәламәтлектә уразаны тыныч кына тотып чыгуларын теләде. Шул ук вакытта динебезнең кешеләрне рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле, әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләүдәге роле турында сөйләде. Аннары сүз Чечнядан килгән Хәвәш Оздуевка бирелде. Бу кардәшебез русчаны шактый камил белә. Ул “Ярдәм” мәчете ачылган чагында Казан мэры Илсур Метшинга багышланган шигырен сөйләгән иде. Бу юлы да ул үзенең Татарстан кешеләренә рәхмәт сүзләрен шигъри калыпта әйтте.
Бу мәҗлес вакытында “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллинага да сүз бирелде. Ул: “Соңгы елларда Казаныбыз танымаслык булып үзгәрде, хәзер Татарстаныбызны дөнья таный башлады. Монда Сезнең дә турыдан-туры өлешегез бар, мөхтәрәм Илсур Рәисович. Без Сезнең олы эшләрегезне күреп шатланабыз, куанабыз. Киләчәктә дә бергәләп милләтебезне, динебезне, мәгърифәтебезне, гыйлемебезне күтәрүдә саллы өлешебезне кертүләр насыйп булса иде”,-диде.
Әйе, “Ярдәм” мәчетенең кичәге өстәле ризыклардан сыгылып тора иде. Андагы мөселман кардәшләребез төрле тәгамнәрдән авыз итеп, Казан мэрына, аның хезмәткәрләренә олуг рәхмәтләрен белдерде, киләчәктә дә мондый хезмәттәшлек дәвамлы булса иде, дип теләде.
Хатыйп ГӘРӘЙ