Казанның тарихи үзәгендә торгызылырга яки төзелергә тиеш дип планлаштырылган 269 бинаның 119ында бүген эш кайный. Шуларның 41е мәдәни мирас объекты санала, мәсәлән, Бауман ур., 49/10 һәм 34 нче йортлар, Г.Камал ур., 20/7, шулай ук күптән түгел аукционнан сатылган Бауман ур., 27, Нариманов ур., 62, Дзержинский ур., 11/2, Мәскәү ур., 58/5 һ.б. истәлекле йортлар.
Әлеге объектларның 50сендә апрельда ук эшләр башланса, майда - 14ендә һәм шушы ай ахырына кадәр тагын 6сында эш башланырга тора.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр башкарма комитетында уздырылган тарихи үзәкне саклау һәм үстерү буенча комиссия утырышында башкарма комитет җитәкчесенең 2013 елдагы Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, 37 бинада инде төзекләндерү-торгызу эшләре тәмамланган. Аерым алганда, Уң як Болак ур., 31 адресы буенча төзелгән офис бинасы, Петербург ур., 19 - кунакханә, Пушкин ур., 25 адресы буенча капиталь төзекләндерелгән бина, Карл Маркс ур., 10 адресы буенча реконструкцияләнгән КАИ уку бинасы турында сүз бара, соңгы икесендә шушы көннәрдә генә эшне очлап чыкканнар. Шул ук вакытта теге исемлекне киңәйтү мәсьәләсендә эш планлы рәвештә алып барыла, мисалга, майда гына да 6 бина милекчеләре белән тиешле килешү төзелгән: К.Маркс ур., 8/13, Профсоюз ур., 3 һәм 17, Миславский ур., 9, Зур Кызыл ур., 20/6, Кремль ур., 21/15.
Бүген комиссия утырышына чакырылган 31 милекченең берничәсенә карата канәгатьсезлек белдерелде. Мәсәлән, торгызылырга, төзекләндерелергә тиешле 269 объекттан 3 бинаның һәркайсында берничә милекче булып, аларның барысы да фасадны тәртипкә китерүгә ризалыгын бирми, димәк, акча чыгарырга тормый. Мәсәлән, Бауман ур., 23-25, Профсоюз ур., 30. Бу мәсьәләдә мэр И.Метшин, аларны ничек үгетләргә икәнен уйлашыгыз, ләкин корылмалар Универсиадага кадәр тәртипкә китеререлгә тиеш, дисә, хокук сагындагылар суд аша хәл итәргә киңәш итте. Нәтиҗәдә, И.Метшин эш оештыручыларга, үгет барып чыкмаса, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кушты.
Иске Татар бистәсенең бер генә кварталын булса да, Универсиада кунакларына күрсәтерлек итәсе иде, революциягә кадәр татар тормыш-көнкүреш мохитенең нинди булганын алар күреп китәрлек булсын, диде.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, биналарны тәртипкә китерү эшләренә алынганнарга тарихи объектларны су, канализация челтәрләренә ялгап, элек булган куәтләре кысаларында тәэмин ителештә бушлай һәртөрле ярдәм күрсәтелә, төзелеш чүп-чарын бушлай полигонга чыгаруга талоннар бирелә (ләкин моннан әлегә 1 генә милекче файдаланган), теге яки бу документны формалаштыруны, регламентта каралганча 1 айда түгел, бер атна эчендә службалар белән килештерелә – болар барысы да төзелеш сезонын нәтиҗәле файдалану бәрабәренә. Эшләр барышы исә көн дә контрольда, атна саен нәтиҗә ясала, диде Р.Шакиров.
Гомумән алганда, Казанда Универсиадага кадәр 434 бинаның төс-кыяфәте тиешле таләпләргә туры китерелергә тиеш, шуларның 99ының фасадына агымдагы һәм капиталь ремонт ясыйсы; төзергә, реконструкцияләргә, реставрацияләргә, капиталь ремонтланырга тиешле 170 объектның 50се – мәдәни мирас объекты булып тора.
Комиссия утырышында, шулай ук, Татарстан Президенты Аппараты, Мәдәният министрлыгы, республика ведомстволары вәкилләре дә катнашты дип хәбәр итте "Татар-информ".