
Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовны Казан ратушасында башкала мэры Илсур Метшин котлады. Әлеге тәкрикнамә “Елның ир-заты: хатын-кыз карашы. Елның хатын-кызы” дигән шәһәр бәйгесе нәтиҗәләреннән чыгып үткәрелде.
Илдар хәзрәт Баязитов “Мәрхәмәтле йөрәкле ир заты” дип табылды. Ул инде 10 елдан артык вакыт эчендә Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге һәм инвалидларга, өлкән яшьтәгеләргә, ятим балаларга вә күп балалы гаиләләргә ярдәм итүче фонд белән җитәкчелек итә.