Казан мэры Илсур Метшин Илдар хәзрәт Баязитовны туган көне белән котлый

Иртәгә, ягъни 30 гыйнварда, Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның туган көне.

БӘЙЛЕ
2014 Янв 29
Иртәгә, ягъни 30 гыйнварда, Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның туган көне. Бу уңайдан, Илдар хәзрәткә төрле оешма җитәкчеләреннән, киң җәмәгатьчелек вәкилләреннән котлаулар килә дә башлады инде.

Шуларның берсе - Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин. Аның Илдар хәзрәткә юллаган тәбрикләү хатында мондый юллар бар:

"Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Туган көнегез уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезгә нык сәламәтлек, чиксез тормыш дәрте, эшегездә уңышлар юлдаш булсын.
Һәрвакыт гаилә учагы җылысын, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын, дусларыгызның һәм фикердәшләрегезнең ярдәмен тоеп яшәгез, шатлыклы мизгелләр һәр туар көнегезне бизәсен.
Сезгә һәм гаиләгезгә бәхет, иминлек телим!
Казан шәһәре мэры И. Р. Метшин”.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе