
Казан мөхтәсибәте һәм "Әл-Мәрҗани" Җәмигъ мәчете 12, 13, 14 июнь көннәрендә Бөтенроссия Казан ислам китап күргәзмәсен оештыра. Быел ул 8 нче тапкыр үткәрелә. Анда илнең төрле төбәкләрендә әдәп-әхлак, ислам дине тәгълиматлары, Пәйгамбәрләр тарихы, гомумән дини эчтәлектәге китаплары белән берничә дистәләгән басмаханә һәм китап сәүдә йортлары катнаша.
Күргәзмә "Әл-Мәрҗани" мәчете янында урнаштырылган 400 кешелек чатырда уза. Мәчет имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәев белдергәнчә, ислам китап күргәзмәсендә бары тик тиешле органнар тарафыннан расланган, тикшерү үткән, Әбү-Хәнифә мәзһәбенә туры килгән басмалар гына урын алачак. “Чал тарихлы "Мәрҗани" мәчете һәм Татарстан башкаласында 70 тән артык мәхәлләне берләштергән Казан мәхтәсибәтендә мондый чара инде бер матур традициягә әйләнеп бара һәм аның оештырылуын республикада гына түгел, илкүләмендә дә көтеп алалар, кызыксыналар. Күргәзмәгә керү ирекле, ә инде үзләренең басмаларын киң гавәмгә чыгарырга теләгән нәшриятлар һәм китап сәүдә йортлары "Әл-Мәрҗани" мәчетенә алдан хәбәр бирергә тиешләр. 8-92-72-49-56-32 телефоны аша мин күргәзмәдә катнашырга теләүчегә җавап бирәчәкмен һәм алар белән әңгәмә корачакмын”, - ди Рамил хәзрәт.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 12 июньдә көндезге сәгать унда булачак.
Солтан ӘТНӘЛЕ