“Казан Кремле” музей тыюлыгына көмештән ясалган кабатланмас Коръән тапшырылган

Бүген Мәскәүдә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә көмеш Коръәнне “Казан Кремле” музей...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 17

Бүген Мәскәүдә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә көмеш Коръәнне “Казан Кремле” музей тыюлыгына тапшыру тантанасы булды. Музей проекты авторы – WT компаниясе.

Уникаль Коръәнне WT компаниясе директоры Владимир Прусаковтан ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм “Казан Кремле” музей тыюлыгы директоры урынбасары Антон Райхштат кабул итеп алды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары уникаль Коръәнне Кол Шәриф мәчетендә ай ахырында күрә алачак. Коръән Казанда җәй ахырына кадәр булачак, дип хәбәр итә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

Равил Әхмәтшин, уникаль экспонатны “Казан Кремле” музей-тыюлыгында, Кол Шәриф мәчетендә күрсәтү мөмкинлеге өчен, компаниягә һәм аның директорына рәхмәт белдерде. “Коръәннең көмеш күчермәсенең беренче тапкыр Казанда тәкъдим ителүе - безнең өчен аеруча куанычлы”, - диде ул.

Көмеш Коръән - VIII гасырдагы “Госман Коръәне” борынгы ислам кулъязмасының абсолют күчермәсе. Ул Россия Финанслар министрлыгының Мәскәү акча сугу сараенда сугылган һәм 999 нчы пробалы көмештән эшләнгән 162 пластинадан тора.

Кулъязманың төп нөсхәсе – Россия милке, ул Санкт-Петербургта, Россия Фәннәр академиясенең Шәрык кулъязмалар институтында саклана дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе