Казан балалары белән юл казасына очраган автобус хуҗасына гаепләү белдерелде

21 май көнне Казаннан Петербургга барган автобус казасында өч кеше һәлак булды.

БӘЙЛЕ
2015 Май 26

Татарстан тикшерү комитеты балалар белән Казаннан Петербургга бару вакытында юл казасына очраган автобус хуҗасы Виктория Ларинага гаепләү белдергән. Ул кулланучылар иминлегенә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә гаепләнә һәм ул кулга алынды.

"Тикшерү вакытында башка шәһәргә балаларны җибәрүне тиешлечә оештырмаган өчен Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәтенә дә юридик бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә", - диде Русия тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин.

Билгеле булганча, юл казасы 21 майда Түбән Новгородта була. Каратэ белән шөгыльләнүче балалар Казаннан Петербурга ярышларга барганда һәлакәткә очрый. Нәтиҗәдә, өч кеше һәлак була, 17 инсан төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә.

Ларина автобусны бары шәһәр шартларында йөрү өчен генә иминиятләштергән була дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе