Касыйм шәһәрендә “Сөенбикә - күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә” Бөтенроссия фәнни конференциясе булды

Кичә Касыйм шәһәренең Мәдәният йортында “Сөенбикә - күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә” Бөтенроссия фәнни конференциясе узды.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 13

Кичә Касыйм шәһәренең Мәдәният йортында “Сөенбикә - күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә” Бөтенроссия фәнни конференциясе узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан алынган мәгълүмат буенча, конференция Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Рязань өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Касыйм шәһәре муниципаль берәмлеге ярдәмендә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре җирле татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылган.

Татарстан галимнәре, тарих фәннәре докторы, этнолог, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, археолог Искәндәр Измайлов, башка тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, шулай ук дәүләт хакимиятенең төрле дәрәҗәдәге органнары вәкилләр (ә алар, Рязаньнан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Иваново, Тверь калаларыннан килгән) катнашкан конференциядә Казан ханбикәсе Сөембикә язмышы барланды.

“Мусульмане России” сайтында бу хакта әйтелгәнчә, Сөембикә (Сөенбикә) Ислам дөньясы тарихында дәүләт башлыгы вазифасы салынган хатын-кыз-мөслимәләрнең беренчеләреннән булган.

Казан ханлыгы тез чүктерелгәннән соң, гомеренең соңгы елларын Касыйм ханы Шахгали җәмәгате буларак үткәргәнлеге билгеле. Бу фәнни чара XVI гасырда татар дәүләтләре бәйләнешләре тарихын ачуга корылган.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, дип "Татар-информ"га хәбәр иттеләр имам-мөхтәсиб Рәшид Бултачеев рәислегендәге Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтеннән. Документта, XV-XVI гасырларда татар дәүләтчелекләре тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә фәнни актуальлекне, Россия дәүләтчелегенең тарихи процессларында аларның урынын һәм ролен исәпкә алып, шушы проблематика буенча конференцияләрне алга таба үткәрү тәкъдим ителгән.

Шуны да билгеләп үтик: фәнни конференция үткәрелгән Мәдәният йорты фойесында иҗади эшләрдән торган "Ике культура шәһәре" дигән күргәзмә эшләгән. Иртәгә исә Касыйм каласы буйлап экскурсия оештырыла, аның кысаларында төп музейларда, мөселман гыйбадәтханәләрендә булу күздә тотыла.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе