Карелиядә сәяси репрессияләр корбаны булган татарларга һәйкәл ачылды

Карелиядә "Сандармох" мемориаль комплексы җирлегендә 1937-1938 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган татарлар истәлегенә Истәлек тактасы ачылды.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 07

Карелиядә "Сандармох" мемориаль комплексы җирлегендә 1937-1938 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган татарлар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәлне рәсми ачу тантанасында Татарстан Премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразыев җитәкчелегендәге вәкилчелек катнашты. Истәлек тактасы Карелиянең Медвежьегорск муниципаль районы Сандармох дигән урынында, 1937-1938 елларда репрессияләнгәннәр күпләп атып үтерелгән җирдә ачылды.

Бу истәлек билгесен урнаштыру эшен Русия мәдәният фондының Карелия филиалы директоры, "Дуслар" татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Зифа Юсупова-Акчурина башлап йөргән. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул "истәлек тактасы бу вакыйгаларның беркайчан да кабатланмаска тиешлеген искәртә" диде.

Сәяси золым корбаннары күмелгән уртак каберлек Сандармох җирлегендә, Медвежьегорск-Повенец юлының 19нчы чакрымында 1997 елда табыла. Шул елның октябрендә ук монда Истәлек тактасы ачыла. Шулай итеп гаепсезгә үтерелгән кешеләр хәтерен саклаучы мемориал төзү эше башлана. Ташландык ком карьеры җирендә 7 меңнән артык кешенең җәсады гомерлек урын тапкан. Алар арасында 60тан артык милләт вәкилләре. Татарлар һәм Татарстаннан чыгучылар да бар. Соңгы ике дистәгә якын ел эчендә аларның исемнәрен ачыклау буенча эш башкарылды.

Һәйкәл Карелиянең үзендә чыга торган кара төстәге габбро-диабаз ташыннан эшләнгән. Ул кисек пирамида рәвешендә. Арткы, ян-яктагы һәм өске яссылыклары кыргый ташка охшатып эшкәртелгән. Алгы ягы шомартылган һәм анда ярымай уелган. Татар һәм урыс телләрендә "Хәтерлибез" дип язылган. Астарак "1937-1938 елларда репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл" диелгән.

Вәсил Шәйхразыев тантана вакытында кунакларны татарча сәламләде. Үз чыгышында ул Карелия Республикасы җитәкчелегенә, Зифа ханым Юсупова-Акчуринага рәхмәт белдереп, "хәтерне саклап һәм буыннарга тапшырып, без яшьләргә тәрбия бирәбез, үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге дә юк" дип искәртте. Ул 1998 елда комплекс җирлегендә урнаштырылган һәйкәлдә язылган сүзләрне искә төшерде: "Кешеләр, бер-берегезне үтермәгез". Вәсил Шәйхразыев фикеренчә, бу сүзләр бүген бик актуаль яңгырый дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе