Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие

Бүген, ягъни 17 апрельдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш корылтае үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2013 Апр 17
Бүген, ягъни 17 апрельдә "Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш корылтае үткәрелде. Анда бертавыштан Казанның "Тынычлык” бистәсе имам хатибы Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып сайланды. Аның беренче урынбасары итеп Россия Ислам университеты проректоры Рөстәм хәзрәт Батров билгеләнде.

Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады.

Камил хәзрәт соңгы ике елда Татарстан мөфтиятенең нәшниятына җитәкчелек итте. Ул 2000-2003 елларда Казанның "Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. 2003 елда Дагыстандагы Төньяк Кавказ ислам университетына укырга керә, аннан Төркиягә күчә. 2007 елга кадәр Истанбулның "Исмаил ага” мәчете каршындагы кадимчеләр мәдрәсәсендә суфый шәех Мәхмүд әл-Уфида укыган. Тумышы белән Мари Иленнән, үзлегеннән татар телен өйрәнгән. Соңгы вакытта Россия Ислам университетының шәригать фәннәре факультетында белем алган.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе