
Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм дөньяның 13 ислам иленнән килгән вәкилләр катнаша. Конференция радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максаты белән оештырылды, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
Аерым алганда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында төрле ислам кыйммәтләренә каршы килгән секталар белән көрәшне дини наданлыкны бетерүдән башларга кирәклеген ассызыклады. “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә. Без барыбыз да әлеге авыруның киң колач җәйгәнен таныйбыз, әмма хәзер дәва турында уйларга вакыт. Беренче чиратта, дини гыйлемне ныгытырга кирәк”, - дип саный ТР МДН рәисе.
Камил хәзрәт фикеренчә, Россиядә бердәм фәтваләр һәм замана таләпләренә туры килгән югары белемле дин белгечләрен туплаган мөселман галимнәре берлеген булдыру кирәк. Дини секталарга тиешле җавап кайтару өчен, шулай ук, аларның эш мотивларын, дәлилләрен өйрәнү тиешле.
Мөфти хәзрәтләре федераль каналларда традицион исламны аңлатучы дин белгечләренең аз күренүен һәм ил эчендә дини уку үзәкләренең эшчәнлеген көчәйтү, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрү мөһимлеге турында әйтте.
Конференциядә катнашучыларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркем координаторы Венимамин Попов сәләмләде.
Мөселман руханиларының әлеге конференциядәге эш нәтиҗәсе буларак, “Ислам һәм терроризм”дип аталган декларация кабул ителә.
Чыганак: "Татар-информ"