Коръән укып, мөфти хәзрәтләре изге Рамазан аена багышлап вәгазь сөйләп башланган кичәдә каләм ияләре дин башлыгына теге яки бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар яудырдылар.
Телевидение журналисты Альфред Мөхәммәтрәхимовның: "Киләсе 100 көнне нинди эшләр белән үткәрергә ниятлисез?”-дигән тәүге соравына мөфти хәзрәтләре: "Әлхәмдүлилләһ, программабыз бар. Мөселманнарны берләштерү уе белән хезмәт куябыз. Сентябрь аенда яңа уку елы җитә. Аңа яңа программабыз булачак. Күренекле татар галимнәренең иске имлядагы китапларын нәшер кылуны дәвам итәчәкбез. Мисал өчен шуны әйтә алам: моннан 100 ел элек "Шура” дигән журнал чыккан. Без аны яңадан бастыра башладык. Биредә берничә мәкалә кадимчә – иске татар телендә биреләчәк. Әлеге журнал бары тик имамнарга атап чыгарылачак. Киләчәктә вәгазьләребезне бер тәртипкә салырга уйлыйбыз”,-дип җавап бирде. $IMAGE3$
-Сайлау алды программагыз үтәләме?-дигән сөальгә мөфти: "Әлхәмдүлилләһ, алар үтәлеп килә. Социаль хезмәткә кагылышлы мисал рәвешендә шуны әйтә алам: күптән түгел (19 июльдә) Казандагы Коләхмәтев һәм Серов урамнары чатында Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү өчен искитмәле үзәк ачылды. Мондый үзәкнең әле Россиядә генә түгел, БДБ илләрендә дә тиңдәше юк. Бүген без исә Илдар хәзрәт Баязитов белән наркотикларга бәйле кешеләрне тернәкләндерү үзәген төзү турында сөйләштек. Әлхәмдүлилләһ, мондый үзәкне салу буенча инде безнең тәҗрибәбез бар. Ул үзәк хәмер эчүчеләрне дәвалау үзәге дә булыр, дип көтелә. Белгәнегезчә, Рамазан ае – рәхим-шәфкатьлелек ае, дип игълан ителгән иде. Аның буенча да чаралар уздырыла. Проектларыбыз күп безнең. Алар хакында тулырак итеп, 9 августта Галиәсгар Камал театры бинасы каршында үтәчәк Ураза бәйрәменә багышланган кичәдә сөйләрбез, иншә Аллаһ”,-диде.
Белгәнегезчә, быел – олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани елы. Бу уңайдан да Диния нәзарәте шактый чаралар күрергә җыена. Бу урында җыена дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер бәлки. Әйтик, Мәрҗанинең "Нәзертур хак” дигән мәҗмугасы инде басмаханәдә нәшер ителеп килә. Тагын шундый 5-6 китап басылып чыгачак.
Хиҗаб мәсьәләсенең хәл ителүен мөфти хәзрәтләре барлык команда әһелләренең уртак тырышлык нәтиҗәсе буларак билгеләп узды. Әмма бу мәсьәләгә әле чынлап торып нокта куелдымы? "Анысын тәгаенләп сентябрь аенда белербез”,-дип җаваплады Камил хәзрәт.
"Азатлык” радиосы хезмәткәре Райнур Шакировның: "Элек Ризаэддин Фәхретдиннәр, Галимҗан Барудиләр дин белән бергә телебезне дә саклау өчен тырышканнар. Хәзерге Диния нәзарәте телебезне, динебезне саклау өчен нәрсә эшли?”-дигән соравына, Камил хәзрәт: "Бу юнәлештә дә эшебез бара, әлхәмдүлилләһ. Мисал өчен "Шура” журналыбыз татарча чыгачак, башка китапларны да ана телебезгә күчерү белән шөгыльләнәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: ”Мин сезләрне төрле халыклар итеп яраттым”,-ди. Шулай булгач, безгә телебезне, милләтебезне саклау зарури”,-диде.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, «Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисе, шул ук исемдәге газета мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллина исә сүзне ерактан башлады. Ул Камил хәзрәтнең мөфтилек вазифасын алып баруыннан разый булуы хакында белдергәч, киләсе 10 еллыкны "Шиһабетдин Мәрҗани унъеллыгы” дип игълан кылырга чакырды. «Мәрҗани безнең титаник кыя икән бит! Ә без аны юньләп белмибез дә?! Мәрҗанине күтәрсәк, Татарстаныбыз бөтен дөнья дәрәҗәсенә күтәреләчәк”,-диде Әлмира апа.
-Кызганыч, белмибез,-дип җөпләде Әлмира апаның сүзләрен мөфти Камил хәзрәт. Аның сүзләренчә, әле безнең белмәгән галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре белән генә чикләнми. Әйтик, Бөгелмә районының Карабаш авылында туып-үскән Абдрахман Карабаши тәҗвид китабын язган. Хәзерге вакытта төрекләр ул китапны яттан укыйлар. Ә безнең бу китапны күргәнебез дә юк. Тагын Мөхәммәт Рәмзи әл-Казани дигән кеше булган. Ул Казанда, Бохарада белем алып, Мәккәгә күчкән. Мәккәдә шәех булып, гарәпләргә дәрес биргән. Фарсы телендәге китапларны гарәпчәгә күчергән. Ул татарлар тарихы турында 2 томлык хезмәт язган.
"Әл-Ихлас” мәчетенең язмышы ничек?”-дигән сорауга мөфти хәзрәтләре: "Мәчетнең манарасы кыйбла ягына карамый иде. Котельный торбасы гына иде бит ул. Аның нигезе нык. Төзелеп беткәч, "Миргазиян” исемендә ачылачак, иншә Аллаһ. Мәхәллә халкы шулай хәл кылды. Инде имамы да сайланды. Ул РИУда эшләүче мөгаллим”,-диде.
Ә инде берәүнең юл фаҗигасенә эләгеп, һәлак булган кешеләргә шунда ук чардуган һәм таш куюга мөфтинең карашын белергә теләгән сүзләренә Камил хәзрәт: "Шәригатьтә юк андый нәрсә. Пәйгамбәребез фәкать кеше өстенә кешене җирләмәү һәм үзенең туганы кайда күмелгәнен белү өчен генә таш куюны мәслихәт кылды. Ә безнең якларда кыш көне кар тирән булганлыктан, каберне күрү өчен зур таш куйганнар. Ә вафат булган кешеләргә боларның хаҗәте юк. Ул бары безнең догага мохтаҗ”,-дип җавап бирде.
Хатыйп ГӘРӘЙ