Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Чит ил кешесе Болгар ислам академиясенең ректоры була алмаячак”

Болгар ислам академиясе ректоры кем булачагы әлегә билгеле түгел, әмма аны сайлау эше бара.

БӘЙЛЕ
2016 Май 24

Болгар ислам академиясе ректоры кем булачагы әлегә билгеле түгел, әмма аны сайлау эше бара. Шунысы мәгълүм: академия ректоры вазыйфасын чит ил кешесе башкармаячак.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Якын киләчәктә попечительләр советы билгеләнәчәк. Ул исә, үз чиратында, белем бирү программасы, академиягә кабул итү шартлары, нинди белгечләр җәлеп ителәчәге, академиядә нинди факультетлар һәм юнәлешләрдә эш алып барылачагын хәл итәчәк”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Сүз уңаеннан, академиядә татар телен өйрәнүгә дә игътибар биреләчәк.

Югары дини белем бирә торган уку йортының ректорына килгәндә, Камил хәзрәт аның билгеле бер фәнни дәрәҗәсе булырга тиешлеген ассызыклады. “Ректор чит ил кешесе була алмый, ягъни ул Россиянеке булырга тиеш. Саади шәех Габдерраззак ас-Саади (Иордания университеты профессоры) кандидатурасы хакында күп сүзләр булды. Шуны тәгаен әйтә алам: ул булмаячак”, - дип ачыклык кертте мөфти.

Ректорны сайлау күмәк рәвештә башкарылачак, чөнки академия учредительләре исемлегендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән тыш, Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Үзәк Диния нәзарәте дә бар.

Искәртеп узабыз: 21 май көнне "Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңарчы аның эчтәлеге укылды. Истәлек капсуласы салынганда, бар халык тәкъбир әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар - квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистр һәм доктор. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе