Камил хәзрәт: "Коръән ул - шифа һәм һидаять"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә мөселман яшьләре белән очрашты.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 23

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә мөселман яшьләре белән очрашты.Яшьләргә, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбендә катнашучыларга, Татарстан мөфтие Коръән һәм дин галимнәре хезмәтләре хакында сөйләде. Динебезгә, мөселманнарга кагылышлы күп сандагы сорауларга җавап бирде. Очрашуда шулай ук мөфти урныбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе кураторы Резеда Сафиуллина-Әл-Әнси катнашты. Мәгълүм булганча, 18-23 ноябрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен уздыра. Әлеге проект былтыр уздырылган “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора. Мәктәпнең максаты мөселман егетләренең һәм кызларының дини гыйлемен үстерү, аларны социаль яктан активлаштыру, җәмгыятькә файдалы эшләргә җәлеп итүдән гыйбарәт. Проект Татарстан Республикасыннан, Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькәчә йөзләгән мөселманнарны җыйды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында Коръәнне өйрәнү, гыйлем туплау юллары турында җентекләп сөйләде. Изге китаптан билгеле бер аятьләрне, хәдисләрне аңлатты. “Коръән ул - шифа, һидаять, Коръән аятьләрен ишетеп ислам турында берни белмәгән кешенең дә күңеле йомшарып китәргә мөмкин”, - диде хәзрәт. Шулай ук ул иҗазәт алу тәртипләре – дин галимнәре аша өзелми килгән чылбырны дәвам итү хакында аңлатты. Бүгенге көндә республикада динебезне үстерү өчен шартлар булуы хакында әйтте. Туксанынчы елларда унлап кына мәчет булса, бүгенге көндә дөньяви уку йортларында да намаз укырга мөмкинлек булуы хакында сөйләде. Болгар ислам академиясенең мөһимлеген ассызыклады һәм киләсе елда аның бинасына нигез салыначагы турында әйтте. Яшьләр үз чиратында исә дини сораулар гына биреп калмыйча, соңгы вакытларда чит илләрдә аяныч хәлләр күзәтелгәнгә күрә мөселманнарга үзләрен ничек тотарга, Коръән тәфсирләренә бәйле каршылыклы фикерләрне ничек аңларга кирәклеге турында һәм башка мәсьәләләрне чишүдә киңәшләр дә сорадылар. Мөфти һәр сорауга, мөрәҗәгатькә җавап бирде һәм Коръәнне өйрәнергә, үзебезнең татар галимнәре хезмәтләрен белергә чакырды. Ике сәгатьтән артык барган җылы фикер алышу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе