Калининград мөселманнары шикаяте Европа мәхкәмәсендә теркәлде

Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе беренче тапкыр Россия мөселманнарының мәчеткә хокукларын яклап тапшырган шикаятен теркәде.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 30

Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе беренче тапкыр Россия мөселманнарының мәчеткә хокукларын яклап тапшырган шикаятен теркәде. Адвокат Дагир Хасавов сүзләренә караганда, шикаятьне Калининград мөселманнары тапшырган булган. Шушы эшне карау һәм карар кабул итү Россиядә хокуклары бозылган башка мөселманнар өчен дә мисал булачак дип саный адвокат.

Калининград мөселманнары 20 елдан артык мәчет төзү эшләре белән йөри. 2009 елда мэрия бүлеп биргән җирдә төзелеш башланды. 2013 елда төзелеш шәһәрнең Мәскәү районы мәхкәмәсе карары белән туктатылды. Мәхкәмә мәчеткә җирне мәдәни мирас саналган урыннан бирүне канунсыз дип тапты.

Россиянең Югары мәхкәмәсе Калининградта мөселманнарны якламады. Җирле хакимият 80% төзелеп беткән мәчетне җимерү карарын кабул итте.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе