Кадрия Идрисова: “Татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле”

Кичә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы уздырылды.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 26

Кичә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы уздырылды.

Искәртеп үтик: утырыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнашында үткәрелде.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова пленар утырышны ачып, быел форум аеруча истәлекле көннәргә туры килде – бу көннәрдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итә, дип билгеләп үтте. Бу урында шуны искәртеп узарга кирәк: бүген делегатларның шушы уңайдан Казанда оештырылган чараларда катнашуы планлаштырыла. Аерым алганда, Тукай дөньяга килгән көнне форум делегатлары бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салырга барырга ниятли. Шигърият бәйрәмендә катнашу күздә тотыла. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичәне дә тамаша кылу программага кертелгән.

Министр Энгель Фәттахов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның делегат хатын-кызларга юлланган мөрәҗәгатен укып ирештерде. “Хөрмәтле Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар! Сез татар ханымнарына һәм туташларына хас сыйфатларга ия, акыллы, белемле, тыйнак, уңган асыл затлар, милләтебезнең йөз аклыгы. Татарларның күркәм гадәтләреннән берсе – хатын-кызларга олы ихтирам күрсәтү, аларны тиешле биеклеккә күтәрү. Чөнки гаилә учагын саклауда, бала тәрбияләүдә, әхлак мәсьәләләрендә гүзәл затларыбызның роле аеруча зур. Тарихта тирән эз калдырган Сөембикә-ханбикә, мәгърифәтчелек өчен көрәшкән Мөхлисә Буби, Сорбонналларга барып белем алган Сара Шакулова һ.б. бик күп асыл затлар татар хатын-кызларының җәмгыятебездә нинди урын тотканын ачык күрсәтә. Сез бүген дә заман белән бергә атлыйсыз. Глобальләштерү шартларында бай мәдәниятебезне, милли традицияләребезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрен чишүдә сезнең актив катнашуыгыз бик мөһим”, – дигән сүзләр бар иде мөрәҗәгатьтә. Үзенең сәламләвендә Президент бүгенге форумга уңышлы, нәтиҗәле эшләр тели.

Пленар утырышта Кадрия Идрисова әйтүенчә, бүген татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле: татар гаиләләрендә балаларны туган телдә, милли рухта тәрбияләү, бай мәдәниятебезне саклап калу, милли ризыкларыбызны, милли киемнәребезне киңрәк кулланышка кертү, халкыбызның матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тормышыбызга кайтару мәсьәләләре – шуларның берничәсе генә. Бүген милләтебез алдында да җитди проблемалар тора. Туган телне саклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты. Бу өлкәдә безнең беренчел бурычыбыз – татар телендә белем бирүне саклап калу. Яшерен-батырын түгел: туган телдә укыту дәрәҗәсенең кимүе күп очракта ата-аналар теләгенә сылтап аңлатыла. Шуңа күрә, иң берече чиратта, нәкъ менә алар арасында аңлату эшләре алып бару зарур. Ә бу – хатын-кызлар оешмаларының турыдан-туры бурычы, дип саный ул.

Әлеге чарада КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Юсупова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында үткәрелгән “Мәгариф системасында милли тәрбия” дигән темага секция утырышында әйтелгән тәкъдимнәр белән таныштырды.

Ул чыгышларда милли үзаң тәрбияләүдә, милли мәктәпнең асылын саклауда фәннәрне татар телендә укыту зарурияте, милли мәгарифнең мәгънәсе татар телен укытуга гына кайтып калырга тиеш түгеллеге кат-кат ассызыклануына игътибарны юнәлтте. Секция утырышында катнашучылар форум резолюциясенә, аерым алганда, ТРда мәгариф системасының актуаль бурычы итеп милли мәгарифне үстерүне һәм ныгытуны санау, заманга туры килә торган милли мәгариф концепциясе кабул итеп, аны уңышлы гамәлгә ашыру, балалар бакчаларыннан башлап югары уку йортларына кадәр татар телен укытуның яңа заманча методикасын булдыру, бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мәсьәләсен тагын бер мәртәбә күтәрү, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы эшчәнлегендә милли мәгариф, милли мәктәп мәсьәләләренә игътибарны көчәйтү һәм аларны төп юнәлешләрнең берсе итеп билгеләү, Татарстан тарафыннан Кырым татарларына туган телләрендә дәреслекләр язуга, шулай ук Себер татарларына себер татар теле әлифбасы, шулай ук дәреслекләр язуга, кадрлар әзерләүгә ярдәм күрсәтү һ.б. актуаль мәсьәләләрне тәкъдим итте.

ТР Мәдәният министрлыгында “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” дип аталган секция утырышында күтәрелгән мөһим мәсьәләләр турында күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова бәян итте. Чыгышларның барысы да диярлек татарлыкны саклау, милли үзаңны үстерүгә юнәлтелгән чаралар турында булган. Фикер алышу барышында шактый мәгънәле тәкъдимнәр җиткерелгән. Мәсәлән, “Идел-йорт” фестивалендә югары осталык күрсәткән үзешчән театрларның спектакльләрен төрле төбәкләрдә күрсәтә алу мөмкинлеген оештыру, татар милли киемнәрен тарихи һәм этнографик яктан өйрәнеп эшләнгән хезмәтләрнең электрон версияләрен булдырып, портал ачу, ансамбльләр оештырганда, аларга репертуар барлаганда халык җырларына күбрәк урын бирү һ.б.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткәрелгән “Татар халыкының тәрбия системасында кулланылышта булган яңа проектлар” секция утырышына Кадрия Идрисова йомгак ясады, анда әйтелгән төп фикерләрне ирештерде. Аерым алганда, “Татар кызы” бәйгесенә Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләрне күбрәк җәлеп итү, аны күчмә итеп уздыру, һәр төбәктә татар хатын-кызлары оешмаларын булдыруны максат итеп кую, танышу клубы сайтын эшләү һ.б. тәкъдимнәр ирештерелгән.

Алга таба ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда милли мәгариф торышы, республикадан читтә яшәүче милләтәшләребезгә бу юнәлештә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Аның сүзләренчә, туган телебезне саклау һәм камилләштерү – көн үзәгендә торган мөһим мәсьәлә. Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч ул.

“Бүген Татарстанда туган телне, мәдәниятне, тарихи мирасны, милли традицияләрне саклауга зур әһәмият бирелә. Республика ике дәүләт телен бертигез дәрәҗәдәге югарылыкка куйган, мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен тигез күләмдә өйрәнүне законлы рәвештә хәл иткән төбәк. Туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә нигез гаиләдә салына. Бу, иң беренче чиратта, ана тәрбиясе аша башкарылырга тиеш. Аннан соң гына ул мәктәпкәчә, төп урта белем бирү оешмаларында үстерелә”, – дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.

“Гүзәл затларыбыз милли җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк” (Мөхлисә Буби) шигаре белән үткәрелә торган форумның пленар утырышында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әлеге оешманың еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Татар милли үзенчәлекләрне торгызуга юнәлтелгән чаралар, аерым алганда, нәсел-тамырларыбызны барлауда шәҗәрә бәйрәме, татар буйдак-ялгызаклар санын һәм катнаш никахларны киметүне максат иткән яучылар-димчеләр җыены оештырылган. Моннан тыш, татар исемнәрен өйрәнү, барлау юнәлешендә эш башкарылган. Киләчәктә татар исемнәренең асыл мәгънәләрен туплап, ата-аналар өчен бай эчтәлекле кулланма булдыру ниятләнә. Кадрия Идрисова әйтүенчә, баланы 40 көнгә кадәр тәрбияләү кагыйдәләрен үз эченә алган, гинеколог, психолог, невролог, дин әһелләре, галимнәре киңәшләренә корылган “Тәрбия баскычлары” фильмы әзерләнеп, дискларга яздырылган һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә, шулай ук форум делегатларына таратылган. Киләсе форумга сабыйны 40 көннән 1 яшькә кадәр чорында тәрбияләүгә багышланган диск әзерләү күздә тотыла, дип билгеләп үтте ул. Татар халык музыка уен коралларын өйрәнү юлында шул өлкәдә тәҗрибәле белгечләр белән берлектә шактый бай мәгълүмат тупланган, алга таба тынлы, бәрмә, кыллы уен кораллары турында бәян иткән дисклар әзерләү планлаштырыла. Киләсе форумда шулай ук татар киемнәре тегүче дизайнерлар арасында бәйге үткәрү, бишек җырлары конкурсы уздыру ниятләнә.

Бу чарада делегатлар да, аерым алганда, Мәскәү шәһәренең “Зыялылар” клубы рәисе Нәзифә Кәримова, Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Люция Вафина, Истанбулдагы Идел-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы һ.б. катнашып чыгыш ясады.

Утырыш ахырында форумның резолюциясе кабул ителде, Татарстаннан читтә яшәп, татар теле, милли гореф-гадәтләре кебек милли үзенчәлекләр сакланышына сизелерлек өлеш керткән ханымнарга дәүләт бүләкләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе